Әдәби кунак бүлмәсендә китаплар укыдылар
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында әдәби кунак бүлмәсе оештырдылар
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында еш булалар. Күптән түгел алар анда әдәби кунак бүлмәсе оештырганнар.
"Чара барышында китапханәчеләр якташ язучылар иҗаты белән таныштырдылар, туган якка багышланган шигырьләр һәм эчтәлек буенча кыскача әсәрләр укыдылар. Күргәзмәдә язучылар Ф. Садриев, М. Әхмәтҗанов, Ш. Җиһангирова, Л. Садриева, Р. Хәбибуллина, Л. Шәймиева китаплары һәм якташлар турында материаллар тәкъдим ителде. Катнашучылар Мөслим әдипләренең талантына сокландылар", - дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
Фотолар - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев