Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә бара

РФ Президентын сайлаулар уңаеннан З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә оештырылды.

Бу минутларда З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә бара.

Мөслимлеләр ярминкәләргә һәрвакыт яратып киләләр. Бүген халыкның активлыгы бигрәк тә сизелә, чөнки ярминкә сайлауга килүчеләргә уңайлыклар тудыруны да күздә тотып оештырылган.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе, көнкүреш кирәк-яраклары һәм кием-салым белән сату итәләр. Халык кайбер продукцияне чират торып ала. Акмай, балык, алма, ит эшләнмәләренә ихтыяҗ зур.

Сайлауда катнашып, ярминкәгә авыллардан да килүчеләр бар. Халык сәүдәдән бик канәгать һәм мондый ярминкәләрне ешрак үткәрүне сорый. Ярминкә бәйрәм кәефе бүләк итә. Мәдәният йорты каршында яшьләр флешмоб биеделәр. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре концерт күрсәтә, уеннар оештыра.

 Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев