Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сәламәтлек – зур байлык

“Сәламәтлек саклау” илкүләм милли проекты үз эченә берничә юнәлешне ала

Соңгы елларда сәламәтлек саклауга ил күләмендә аерым игътибар бирелә. Моның шулай булуын журналистлар өчен узган брифинг та раслады. “Сәламәтлек саклауның иң гуманлы һәм дөрес системасы – бездә, Россиядә”, – диде ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.

“Сәламәтлек саклау” милли проекты үз эченә берничә юнәлешне ала: беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтү системасын үстерү, йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларына каршы көрәш, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыру нәтиҗәсендә балаларның сәламәтлеген саклау,  сәламәтлек саклауны модернизацияләү, ягъни авыл җирлегендә медицина хезмәтеннән һәркемнең файдалана алуын һәм сыйфатлы булуын тәэмин итү.

Милли проектның беренче мөһим юнәлеше итеп юкка гына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтелмәгәндер, чөнки авыруны кисәтү түбән звенодан – профилактик һәм диспансер тикшеренүләрдән башлана. Беренчел медицина ярдәменең үз вакытында күрсәтелүе мөһим. Республикада узган ел дәвамында 2 млн 625 меңнән артык кеше профилактик тишерү узган. Шул рәвешле план арттырып үтәлгән.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 1 март санында укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев