Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Шамсларның нәсел җылысы

Әмәкәй авылыннан Резида һәм Илгизәр Шамслар гаиләсе “Тарихта без эзлебез” фестивалендә өченче урынга лаек булды

“Тарихта без эзлебез” фестивале нәсел шәҗәрәләренә, гореф-гадәтләрне саклауга игътибарны арттыру, үсеп килүче буында үз нәселенә карата кызыксыну уяту максатында оештырыла.

Анда нәсел җепләрен барлап яшәүче үрнәк гаиләләр катнаша. Быел фестивальдә районыбыздан өч гаилә катнашты.

– Резида һәм Илгизәр Шамслар гаиләсе активлыгы, җыр-моңга осталыгы белән игътибарны җәлеп итте. Резида апа белән Илгизәр абый да, дүрт бала һәм Илгизәр абыйның апалары да уен коралларында уйный, җырлый, – ди район архив бүлегеҗитәкчесе Роза Миргаләуова.  – Гаилә традицияләрен сөйләп, Шамслар үз нәселләренең лаеклы дәвамчылары булуларын расладылар. Райондашларыбыз фестивальнең зона турында да уңышлы чыгыш ясап, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман һәм Чирмешән районнарыннан килгән сигез гаилә арасында өченче урынга лаек булдылар.

Резида һәм Илгизәр бала чактан ук аралашып үскән.

Егет белән кыз, буй җиткәч, гаилә корган.

– Минем әби-бабам белән Илгизәрнең әти- әнисе электән үк аралашып яшәде. Илгизәр белән бергә уйнап үстек, бер мәктәптә укыдык. Арабызда мәхәббәт уты кабынганын сизми дә калдык, – ди Резида, елмаеп.

–Илгизәрнең өч кыз туганы бар, барысы да җыр-моңга гашыйк: бик матур җырлыйлар, бииләр, мандолинада уйныйлар. Кайнанам Силүзә дә бии, җырлый иде. Илгизәрем гармунда уйный, җизниләр дә бу уен коралын үз итә.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Шамсларның гаилә архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 12 апрель санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев