Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

«Гаилә бәхете баскычлары» чарасы үтте

Үзәк китапханәдә Гаилә елы кысаларында «Гаилә бәхете баскычлары» дигән чара уздырылды.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре  "Гаилә бәхете баскычлары" дигән фикер алышу сәгате уздырды. Чарада катнашучылар гаиләнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуга килгәннәр үз гаиләләренең гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, балаларны тәрбияләү буенча  тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында шулай ук гаилә укулары традициясен торгызу мәсьәләсенә дә тукталдылар. Чарага килүчеләр өчен «Гаилә фикере: нәфис әдәбиятта гаилә» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китапханәчеләр укучыларга гаилә һәм тәрбия темасына кагылышлы нәфис әсәрләргә кечкенә мәгълүмати күзәтү ясадылар, - дип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән.  

Фото - район үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев