Имамнар җыелышы узды
Дин вә вөҗдан

Имамнар җыелышы узды

Дамир хәзрәт мәхәллә эшчәнлеге белән таныштырды.

Ташлыяр авылында чираттагы имамнар җыелышы узды.

"Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин хаҗ сәфәре турында чыгыш ясады, "Нурлы мәчет" конкурсының икенче этабы - мәчетләрнең торышын карап чыгу көннәрен билгеләде. Фәрид хәзрәт Аитов район буенча узган "Әхлак һәм сәламәтлек яллары" нәтиҗәләре турында сөйләде. Ташлыяр авылы имамы Дамир хәзрәт мәхәллә эшчәнлеге белән таныштырды", - дип хәбәр итәләр Мөслим районы мөхтәсибәтеннән.

Фотолар - мөхтәсибәт архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев