26 декабрь 2020 яңалыклары
-
Суд залыннан
Рафаэль белән Гөлгенәнең тормышлары башкаларныкыннан әллә ни аерылмады кебек – уртак ярату белән корылган гаилә, көтеп алган беренче нарасыйлары, көндәлек мәшәкатьләр. Менә шул мәшәкатьләрне генә бергәләп җиңәргә өйрәнәселәре килмәде аларның. Гаиләдә көндәлек тавыш-гаугадан Гөлгенәнең башта күкрәгеннән сөт качты. Аннары үзенең дә характеры күзгә күренеп үзгәрә башлады – тиктомалдан да кызып китүчәнгә, агрессивка әйләнде.
-
Укучыларыбыз яза. "Мөслим белән горурланам!"
– Мин – Үрәзмәт-Чишмә авылы кызы. Гомер юлымның күп өлешен читтә яшәп үткәргәнгәме, туган яклардан килгән кош теле кадәр генә хәбәргә дә сөенәсең икән ул. Соңгы елларда Мөслим районында барган үзгәрешләр белән якыннан танышу мөмкинлеге туды миңа.
-
Бөтендөнья татар конгрессы халык санын алу вакытында милли хокукларны яклау белән шөгыльләнәчәк
"Әгәр халык санын алу белән бәйле хокук бозулар булса, без судка кадәр барып җитәчәкбез", - дип аңлатты Васил Шәйхразиев.
-
Укучыларыбыз иҗаты
Әфган сугышыннан исән-имин кайткан Ильяс көзге урак вакытында авылда, комбайнда эшләргә ниятләде. Авыр солдат хезмәтеннән соң җирсеп, авылны сагынып кайтты Ильяс.
-
ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы коронавирус турында: язга интенсив үсеш туктаячак
Короновируска каршы вакцинация иммунитетлы кешеләр санын арттырачак.
-
27 декабрь көненә һава торышы
Кар, буран көтелә.
-
Бу көнне Мөслимдә
1985 ел. 19 декабрь Ил табынына Авыл советлары буенча шәхси хуҗалыклардан быел 270 тонна ит сатып алынырга тиеш иде. Михайловкалылар бу эшне оешкан төстә дәвам итәләр. Биредә 12646 килограмм ит тапшырылып, задание арттырып үтәлде. Хәзерләүче З. Гәрәевнең хезмәте мактауга лаек. Түбән Табын (хәзерләүче Ә. Корбангалиев), Яңа Усы (Н. Шәрәфиев) авыл советларының эше үрнәк булып тора. И. Шабаев, хәзерләүләр конторасы директоры.
-
ТР автомәктәпләре антирейтингы төзелде
Рейтингка 2020 елның 9 аенда машина йөртү стажы ике елдан да ким булган автомәктәпләр укучылары кергән.
-
Ышаныргамы? Юк, башта тикшер!
Мошенниклар урлашуның яңа ысулларын тапкан.
-
ТР Президенты авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды
Автомобильләр федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар хисабына сатып алынды.
-
Мөслимдәге чаңгы үзәге 25 декабрьдән үз эшен башлап җибәрде
Чаңгы трассалары яктыртылган, прокатка ботинкалы чаңгылар алу мөмкинлеге дә бар.
-
Дамир Фәттахов яшьләр сәясәте өлкәсендәге 10 йогынтылы актор топ-унына керде
Рейтингка популяр блогерлар, экспертлар һәм тикшеренүчеләр эләкмәде, әмма аларның йогынтысын истә тотмыйча булмый.
-
“Ярдәм булганда асрыйбыз әле”
Районда, гаилә фермасы төзеп, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүчеләр саны күп. Олы Чакмак авыл җирлеге дә күпләп мөгезле эре терлек асраучылар рәтендә.
-
Лаеш районында Борис Кузнецов хөрмәтенә урамны атап, бюст куелачак
Лаеш районында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исеме белән урамны атаячаклар һәм бюст куячаклар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagramда хәбәр итте.
-
Агымдагы елда Татарстанда карабодай запаслары яңа уңышка кадәр җитәргә тиеш
Татарстанда агымдагы ихтыяҗ булганда, карабодай запаслары яңа уңышка җитәргә тиеш. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча оперштаб утырышында хәбәр итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.