“Ярдәм булганда асрыйбыз әле”
Районда, гаилә фермасы төзеп, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүчеләр саны күп. Олы Чакмак авыл җирлеге дә күпләп мөгезле эре терлек асраучылар рәтендә.
Олы Чакмак авылында халык элек-электән ихаталарында күпләп мал-туар, кош-корт асрый. Шәхси ихаталарга туры килгән терлек саны буенча районда алдагы урыннарда бара алар.
– Күпчелек савым сыеры асрый. Чөнки хөкүмәт субсидиясен биреп тора, гаилә фермасы төзүчеләр дә дәүләттән шактый суммада ярдәм ала. Сөт сату бәяләренең артуын да әйтергә кирәк. Аны унбиш көн саен түләп баралар, – ди Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин.
Үз ихаталарында күпләп мал-туар асраучылар арасында Фәнүзә һәм Илгизәр Әхмәдиевләр дә бар. Бу гаилә элек тә күпләп мал тоткан. Хөкүмәттән 200 мең сум субсидия алып, сарай төзегәннәр. Бүген җиде баш савым сыеры асрыйлар. Симертү үгезләре, яшь бозаулары да бар. Елы-елы белән 100әр каз, 60ар үрдәк тә асрыйлар. Быел өч партиядә 60 бройлер үстергәннәр. Куяннарының саны да ике дистәгә кадәр җитә икән. Гомере буе фермада сыер сауган Фәнүзә Әхмәдиева пенсиягә чыккач та әнә шулай мал-туар арасыннан керми.
– Гаиләбез ишле бит, мал асрамый булмый. Аннары хөкүмәт сыерларга субсидиясен биреп тора. Гаилә фермасы программасы буенча да акчалата ярдәм алдык. Итен-сөтен сатуда проблема юк. Шулай булгач, ничек асрамыйсың? – ди Фәнүзә Әхмәдиева.
Кайдадыр сөт хакының түбән булуыннан һәм вакытында түләмәүләреннән зарланганда Олы Чакмакта мең шөкер итәләр. “Азнакайдан килеп җыя башлагач, сөт хаклары да әйбәтләнде, айга ике тапкыр көнен көнгә күчереп торалар”, – ди алар.
Сөт акчасы терлек азыгы сатып алырга да, коммуналь түләүләргә дә, балаларын укытырга да җитеп бара икән. Әхмәдиевләргә бу кадәр ишле малны карауда балалары да булыша, билгеле. Бигрәк тә җәен – терлек азыгы әзерләгән вакытларда. Саламны да, печәнне дә җитәрлек туплаганнар. Фуражга да кытлык юк. Фураж ашлыгын тарту өчен ике тегермән сатып алганнар. Сыерларны да аппаратлар ярдәмендә генә савалар.
Җиденче дистәсен тутырып килүче гаилә башлыгы егетләргә биргесез – йөгереп кенә йөри. Илгизәр авыл кешесенең олы ярдәмчесе булган атыннан да аерылмаган.
– Бернинди машинага да алыштырмыйм мин атны. Тирес түгә башласаң да, малга азык алып кайтам дисәң дә, ат җигәм. Ат асрау файдалы ул, – ди Илгизәр.
Әхмәдиевләр алты бала тәрбияләп үстергән. Ир балаларының дүртесе дә армия хезмәтен үтәгән. Төпчекләре бүген Самарада хезмәт итә. Фәнүзә Әхмәдиева район тарихына өч игезәк бала табучы ана буларак та кереп калды. Ләкин, ни кызганыч, ил-көнгә кирәкле тәрбияле балалар үстереп тә, күп балалы башка әниләр кебек, “Ана даны” медален генә ала алмаган ул.
Олы Чакмак авыл җирлегендә биш ел элек мөгезле эре терлекләр саны 282 булса, бүгенге көндә мал саны 329га җиткән. Аларның 177се – савым сыерлары. Шулкадәр сыерның 50 ихатада булуын исәпләсәң, күпләп савым сыерлары тотучы гаиләләрнең күп булуы ачык аңлашла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев