Бисмилләh дәресләре
Вәрәшбаш мәчет-мәдрәсәсендә оештырылган “Әхлак hәм сәламәтлек яллары”на балаларым бик теләп йөрде. Үзем дә бик теләп оештыручыларга ярдәм иттем. Барлыгы 46 баланы җыйган яллар, чыннан да, бик күңелле, эчтәлекле узды. Физик яктан да файдалы булды, рухи яктан да балаларыбызны белемгә баетты.