16 октябрь 2019 яңалыклары
-
Сагыну
Әнкәй сугышны Ленинградта каршылый. Сөйли иде: “Ленинградка Минскидан, Киевтан качаклар килеп тулдылар. Безне дә бомбаларга, тупларга тота башладылар. Азык-төлек складларын яндыргыч бомбалар белән яндырып бетерделәр. Шикәр, майлар яна-яна эреп актылар”. 872 көнгә сузылган иң рәхимсез шәһәр блокадасы, ачлык башлана.
-
Кайда ничек язылалар?
Бу көннәрдә “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына 2020 елның беренче яртыеллыгы өчен ташламалы шартларда язылу бара.
-
Бер атна эчендә биш исерек шофер тоткарланган
“Права”сын бер елдан артыграк вакытка алдыручыларга кабат машинага утыру хокукы имтихан тапшырганнан соң гына бирелә.
-
Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары
"Бу көнне Мөслимдә" рубрикасындагы язмалардан төрле елларда "Авыл утлары" газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
-
Фестиваленең икенче этабы үтте
11 октябрь көнне Актаныш районында Татарстан Республикасы халкының барлык категорияләре арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең икенче этабы үтте.
-
17 октябрь көненә һава торышы
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр
-
Авыллар да шәһәрләшә
15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелде. 1995 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Пекинда үткән Хатын-кызлар конференциясендә Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көнен 15 октябрьдә үткәрү тәкъдиме белән чыгалар. Бу гүзәл затларның җәмгыятьтә тоткан урыны белән аңлатыла. Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының чирек өлешен тәшкил итә. Алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә, авыл районнарының тотрыклылыгын саклауда әһәмиятле роль уйный. Төп хезмәтләреннән тыш гүзәл затларыбыз гаилә учагын саклый, бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләрен үз иңнәрендә күтәрә, балалар тәрбияли. Бүгенге авыл хатын-кызы ничек яши? Алар шәһәрнекеләрдән нәрсәсе белән аерыла?
-
Тәмлетамак. Итле бәрәңге коймагы
Кеше нинди генә төр ризык әзерләми хәзер! Интернет челтәреннән карап та пешерә, үзе дә уйлап таба. Мөслимнән Тәнзилә Габдрахманова аш-суга бик оста. Аның үзенчәлекле рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. Итле-бәрәңгеле коймак телеңне йотарлык тәмле килеп чыга.
-
«Демография» проекты кысаларында Татарстан пенсионерлары диспансерлаштыру уза
Эльмира Зарипова 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыруга алып баручы «социаль такси»ның Арча районында ничек эшләвен тикшерде.
-
«Не ради галочки»: в рамках нацпроекта «Демография» пенсионеры Татарстана проходят диспансеризацию
Эльмира Зарипова проверила, как работает «социальное такси», привозящее людей старше 65 лет на диспансеризацию, в Арском районе.
-
Игътибар кайгыртудан башлана
Соңгы ике айда район поликлиникасында үзгә бер җанлылык күзәтелә. Коридордагы халыкны умарта күче белән чагыштырсаң да, ялгыш булмас. Медицина күзәтүе үтүчеләр белән бергә диспансерлаштыру узучылар да байтак. Алар арасында өлкәннәр дә шактый. 65 яшьтән өлкән ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны хастаханәгә махсус машина алып килә. Ул районга “Демография” һәм “Өлкән буын” проектлары кысаларында бирелде. Әлеге машина белән аз хәрәкәтләнүче, коляска яисә “ходунки” ярдәмендә генә йөрүчеләрне транспортировкалау да уңайлы. Чөнки ул өлкәннәрне йөртү өчен махсус җиһазланган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә кирәкле аппаратлар бар.
-
Фольклор ансамбль килде
Айдар Фәйзрахманов үзе дә моңлы җырларын, мәгънәле шигырьләрен бүләк итте.