Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сагыну

Әнкәй сугышны Ленинградта каршылый. Сөйли иде: “Ленинградка Минскидан, Киевтан качаклар килеп тулдылар. Безне дә бомбаларга, тупларга тота башладылар. Азык-төлек складларын яндыргыч бомбалар белән яндырып бетерделәр. Шикәр, майлар яна-яна эреп актылар”. 872 көнгә сузылган иң рәхимсез шәһәр блокадасы, ачлык башлана.

...Ник уяттың, сугыш, вәхшилекне... 
Разил Вәлиев 

Әхкиям абзый сөйли иде: “Бер белорус авылын алгач, су алырга дип коеның капкачын күтәрдек. Карасак, немецлар балаларны үтереп коега тутырганнар икән. “Әсирлеккә бирелгәннәрне үтермәскә” дигән приказ чыккан иде. Без әсирләр алмадык, барын да кырып бетереп бардык”. Фашистлар үзләренең ерткычлыкларын фотоларга, киноларга, язмаларга төшереп барганнар. ССчы палач Нойман Сталинград далаларында 1942 нче елның 3 декабренә каршы төндә япь-яшь, бала гына диярлек партизаннарны “огнемет”тан ут бөркеп, тере факеллар итеп яндырганнарын язган. Кеше башына сыймый торган нәрсәләр. Кеше булганнармы соң алар? Безнең бабайлар, әткәйләр, әнкәйләр вәхшилекне үз күзләре белән күргәннәр, вәхшиләр белән сугышканнар. Сталинның вафатыннан соң СССР тарихын өр-яңадан яздылар. Шул сәбәпле 1958 елда мәктәпләрдә тарихтан имтиханнарны бирдермәделәр дә. Хәзер тарихларны тагын үзгәртеп язалар. Узган сугышны без немецларга каршы сугыш дип уйлый идек. Чынлыкта СССРга сугыш белән, Сербия белән Грециядән кала, бөтен Европа килгән, бөтен Европа СССРга каршы сугышкан, эшләгән. Ленинградны немец, фин, испан гаскәрләре, Европа илләренең Төньяк Африкадагы колонияләреннән җыелган иреклеләр гаскәрләре камаган. Сталинградка немец, итальян, румын, венгр гаскәрләре һөҗүм иткәннәр. Сталинград янындагы Рудкино авылы тирәсендәге сугышларда гына да ике дистә меңнән артык венгр фашистлары ятып калганнар. Воронежны, икенче Сталинград, диләр. Воронеж сугышларында 200 меңлек венгр гаскәренең генә дә 120 меңе рус җиренә тирес булдылар. Венгриянең бүгенге хөкүмәте аларны, Венгрияне Дон җирләрендә яклап, батырларча һәлак булдылар, дип зурлый. Алар илебезне таларга, халыкларыбызны кырып бетерергә килгәннәр иде, үзләренә үлем таптылар. Кешеләргә шәфкатьлелек, кызгану хисе бирелгән. Фашистларда бу юк, безгә карата юк. Венгрлар исә иң кыргый ерткычлыклары белән башка фашистлардан да шулкадәр аерылып торганнар ки, безнең сугышчылар аларны әсирлеккә дә алмый башлыйлар, кырып бетереп баралар. Французлар да килгәннәр иде Наполеон юлыннан. Бородино авылы янында 1812 елгы французлар каберлеге янында 1941 елда кабаттан француз фашистлары каберлекләре барлыкка килде. 20 нче гасыр сугышларында илебез туфрагында Америка, Япония, Англия, Канада һәм башка бик күп илләр солдатларының үләксәләре ятып калдылар. Узган сугыштан соң менә 74 ел ил өстенә сугыш килгәне юк. Яңа сугышлардан безне Бериянең атом бомбасы саклап килгән иде. 40 еллар элек Галиева Мөршидә апа (“Спекулянт Мөршидә” кушаматлы бик кызыклы шәхес иде): “Беләсеңне, Разия, тагын сугыш башланса, илне элекке кебек яклаучы булмас”, – дигән иде. Хаклымы ул, юкмы – сынарга язмасын. Ни буласын белеп булмый. Кораллар да, кешеләр дә, сугышлар да башка бит хәзер. 
Әнкәй сөйләгәннәрдән роман язарга булыр иде, вакытында игътибар итмәдек, хәзер бик күп әйбер онытылган. Шулай да бер вакыйга исемдә нык калган. Ул блокаданың иң авыр чоры булган 1941-1942 ел кышына кагыла. Кешеләр бик нык бетәшкәннәр, күләгә кебек чак атлап йөриләр. Егылган кешегә ярдәмгә кул сузарга да куркалар, чөнки, үзләре егылса, торырга хәлләре булмас иде. Шунда чана тартып барган бер хатын егыла, чана авып, ризыклар түгелә. Бу детдом балаларына алган ризыклар була. Кешеләр ач, әмма беркем дә балалар ризыгына үрелми, соңгы ярмасына кадәр җыеп салып, хатынны бергәләп торгызып, озатып куялар. Кешене замана сыный. 
Әнкәй Ленинградтан чыга алмыйча кала: фашист самолетлары, күрәләтә, качаклар, балалар, яралылар төялгән поездларны бомбага тоталар. Җимерелгән, янган вагоннардан чыгып котылганнарны пулеметлардан кыралар. Исән калганнар белән бергә әнкәй шәһәргә кайта. Корал заводының катып үлмәле салкын цехларында эшләгәндә агулана. Камау шартларында гына дәвалау мөмкин булмый, әнкәйне Ладога күле аша салынган боз юлыннан 1943 елда чыгаралар. Бу чакта аңа 34 яшь була. Дөньяның бик күп авырлыкларын да, бераз җиңеллекләрен дә күреп, әнкәй 82 яшендә вафат булды. Нинди генә гайбәтләрен сөйләмәсеннәр, безнең Совет власте бик мәрхәмәтле иде. Мөмкин булганча, сугыш, блокада шартларында да кешеләрне саклап калырга тырышканнар. Әнкәйне

 

Бөгелмә тимер юл станциясенә кайтаралар, аннан, толыпларга төреп, башка авырулар белән бергә атларда Вәрәшбашка (шул авыл дип исемдә калган) алып кайтканнар. Тегермәнлек әбием әнкәйнең исән калырын көтми дә. Әнкәй бик беткән, аяклары чиләнеп шешкән, күзләрен тротил-селитра тузаны белән агуланудан кара сары каплаган була. Әнкәйнең сәламәтлеге дә, күрүе дә ныклап кайтмады. Бала чакта мин күз күрмәүнең ни икәнен белми идем әле. Аның укый алмавын мәктәптә укымаганга, дип уйладым. Әнкәй гарәп язуын укыган, аннары латин, кирилл язуларын өйрәнгән. 1905 елдан башлап, татарның язуын бер-бер артлы иске гарәп язуыннан яңа гарәп язуына, латин, кирилл язуларына алыштырганнар. 1990 елларда татарның кайбер язучылары кабаттан латин язуына күчәргә омтылып карадылар, бәхетебезгә, бу барып чыкмады. Татар язуын 90 ел эчендә биш тапкыр алыштыру – бу инде, руслар әйтмешли, “перебор”. Үз шөһрәте өчен түгел, халкы өчен янган татар язучысы моны булдырмаска тырышыр иде; без болай да ничә гасырлык тарихыбыздан, мәдәниятебездән аерылган халык. Элек: “Татарга тылмач (тәрҗемәче) кирәкми”, – дигәннәр. Татар үзе рус хөкүмәте белән төрки һәм гарәп телле дәүләтләр, халыклар арасында тылмач булып йөргән. Хәзер кирәк: язу алыштыра, тел үзгәртә торгач, без төрки, гарәп телле халыкларны түгел, үзебезнең телне дә аңламый башладык. Кандалый, Тукай, Гафурины бүгенге татар теленә һәм кирилл язуына күчермичә укый алмыйбыз һәм аңламыйбыз да. Илне, телне, милләтне бер үк дәрәҗәдә сакларга кирәк. 

“Ленинград өчен 900 көн сугыш” дигән мемуарларында Вермахт полковнигы Һартвиг Польман: “Бөтен немец җирләреннән җыелган солдатлар, алар белән бергә испанлылар, голландлылар, даниялеләр, норвеглар, латышлар, эстонлылар, бик авыр климат һәм һава шартларында, мәрхәмәтсез, рәхимсез дошманга каршы көрәштеләр”, – дип язган.

Кем чакырып китергәндер аларны Ленинград янында үләргә? “Рәхимсез дошман”, дип Польман безнең өчен, илебез, ирегебез өчен аяусыз көрәшкән совет халкын, безнең бабайлар, әткәйләр, әнкәйләрне атый.

 

И туган тел, синдә 
булган иң элек кылган догам: 
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, 
Ходам! 
Габдулла Тукай 
Безнең укытучыларыбыз динсез булмаганнардыр, мәктәптә безне динсезлеккә өндәүче булмады. Әмма мин диннән читләштем. Әнкәй: “И балалар, нишләрсез, надан бит сез”, – дия иде. Бала чагымның Коръәнле кичләреннән соң 50-55 еллар узгач, 2006 елда Фәрит хәзрәт дәресләренә йөри башладым. Шунда аңладым: әнкәй безгә иман дәресләрен биргән, безнең диндә наданлыгыбызга кайгырган, динсез булып яшәп, бакыйлыкка имансыз булып күчүебездән курыккан икән бит. Күрсен иде хәзер Коръән, намаз укыганнарыбызны. Юк шул, соңардык. Бәлки, күрә, сизә дә торгандыр, белмибез генә... 
Менә бер гыйбрәтле хәл. Яз иде. Ашыга-ашыга мәдрәсәгә барган юлымнан мине бер танышым туктатты. Хәл-әхвәлләр сорашышкач, кая шулай ашыгуымны сорады. Мин мәдрәсәгә укырга баруымны әйттем һәм аны үзем белән чакырдым. Ул көлде дә, динебез, пәйгамбәребез турында бик ямьсез сүзләр әйтеп, китеп барды. Миңа бик авыр булып калды. “И-и, – мин әйтәм, – яңадан моңа сүз катмам, укырга да кыстамам, исәнләшмәм дә аның белән!” Мәдрәсәгә килеп җиткәнче кайнадым. Көз җитте, дин укулары башланды. Берчак миңа бер төркемгә “Мөгаллим сәни” дәресләрен бирергә туры килде. Бүлмәгә керсәм – сеңлесе белән шул ханым утыра. “Төшемә әбием керде, чакырганда мәдрәсәгә бармаганга ачуланды. Шуңа килдек”, – диде. Гаҗәп бит бу. 
Мин 70-80 яшькә җиткән кешеләрнең: “Бәләкәйдән дингә өйрәтмәделәр”, яисә: “Дин тыелган иде” дигәннәренә гаҗәпләнәм. Без динсез, имансыз гаиләләрдә үсмәдек. СССРда дин рәсми рәвештә тыелмаган да иде, әмма дингә каршы пропаганда, динсезлеккә өндәү бик актив алып барылды. Кемгә үпкәлисең: мәчетләрне дә читләр түгел, авыл халкы күз алдында шул авыл, җирлек кешеләре җимерде. Динне ни рәвештә тыеп буладыр – аңламыйм. Дин, иман – кешенең калебендә, күңелдә. Күңелне ничек тыеп була? Совет чорында да намаз укыдылар, никах укыттылар, балага исем куштырдылар. Бабай чакырып, малайларны сөннәткә утырттылар. 60 нчы елларда Бакча урамыннан Кооператив урамына чыга торган тыкрыкта бер мулла яшәде. Олы яшьтә иде инде. Укыган, галим, диләр иде аны. Исеме ничек булгандыр, әнкәйләр “Күзлекле мулла” дип йөрттеләр. Күрәсең, башка муллалар күзлексез булганнардыр. Шушы мулла никах, җеназа укыды, исем кушты. Өшкертергә дә шуңа бардылар, Коръән укырга да аны чакырдылар. Беркемнән дә яшеренеп тормадылар. Диннән түгелмени болар? Татарстанның югары партия җитәкчелеге, райком секретарьлары арасында да дин тотучылар булды, чөнки партиягә кергәндә беркемнән дә “Алладан ваз кичәм” дигән ант алмадылар. Андый ант алына торган булса, партиядә, комсомолда ничә кеше калыр иде микән? Ә ул җитәкченең өендә аңа “бисмилла” өйрәткән әбисе, әнкәсе динне, иманны онытырга бирмиләр. Олылар безгә үзләре белгәнне бирергә бик тырыштылар. Әнкәйләрнең иман дәресләрен дингә каршы актив пропаганда һәм, барыннан да элек, безнең ялкаулык җиңде. Инде күпләр намаз, Коръән укый. Боларны әнкәйләр исән чакта эшләсәк, аларга нинди куаныч булган булыр иде бит. Хәзер өзелеп теләргә генә калды: “Я Раббем! Безнең әнкәйләребезне ярлыка, җәннәтле ит аларны!” 
Минем әнкәй дә татарның иң гади бер кызы иде. Илебез, халкыбыз белән, кадерле күрше әбиләрем белән авырлыкларны үтте, җиңеллекләрне күрде. Дөньяның иң авыр чагында биш сабые белән ятим калды. Зарланмады, тешен кысып, тырышып, үстерде, кеше итте. Ул – Тегермәнлек авылының Мехәмәтгәрәй кызы Миңнеямал. Кызганыч, хәзер балаларга мондый матур исемнәрне кушмыйбыз. 
Разия Гыйлаҗина. 
Мөслим. 
Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев