Авыллар да шәһәрләшә
15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелде. 1995 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Пекинда үткән Хатын-кызлар конференциясендә Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көнен 15 октябрьдә үткәрү тәкъдиме белән чыгалар. Бу гүзәл затларның җәмгыятьтә тоткан урыны белән аңлатыла. Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының чирек өлешен тәшкил итә. Алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә, авыл районнарының тотрыклылыгын саклауда әһәмиятле роль уйный. Төп хезмәтләреннән тыш гүзәл затларыбыз гаилә учагын саклый, бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләрен үз иңнәрендә күтәрә, балалар тәрбияли. Бүгенге авыл хатын-кызы ничек яши? Алар шәһәрнекеләрдән нәрсәсе белән аерыла?
Галия,
Мәлләтамак:
– Мин – шәһәр кызы. Авыл егетенә кияүгә чыктым. Бер татарча сүз дә белми идем, әкренләп өйрәндем. Шәһәр фатирларында бөтен уңайлыклар да бар бит. Салкын су да, кайнары да краннан гына килә. Ә авылда суны көянтә-чиләк белән колонкадан я коедан ташырга кирәк. Әкренләп авыл тормышына – кош-корт, мал-туар карарга да, мичкә утын ягып өй җылытырга да өйрәндем. Элегрәк яз-көз урамнардан резин итексез үтеп тә булмый иде. Хәзер рәхәтләнеп туфлидән генә йөрибез, өйгә су кергән, чыккан, газ ягабыз. Аллага шөкер, рәхәттә яшибез.
Наилә,
Казан:
– Авылдагы авыр тормышны күреп үскәнгә 16 яшемнән шәһәргә чыгып киттем. Укып, югары белем алып, шәһәр фатирында яшисем килде. Барлык хыялларым чынга ашты: югары белем алдым, зыялы кешегә кияүгә чыктым, балалар үстердек, гомер буе “урынлы эш”тә булдым. Башта бөтен уңайлыклары булган фатирда яшәдек. Соңрак ике катлы йорт салып чыктык. Анда да бөтен уңайлыклар бар. Йорт мәшәкатьләре җитәрлек булса да, үземне карарга да вакыт табам. Авылга кунакка кайтканда андагы тормышны күреп сөенәм: чөнки авылларда да хәзер өйләргә кадәр су кергән, канализация үткәргәннәр, күп авылларда урам юллары асфальт... Кыскасы, авылда да шәһәрчә яшиләр бүген.
Марат,
Зәй:
– Без кечкенәдән әниләрнең таңнан торып эшкә китүен, көн саен мичкә утын ягуын, электр плитәсендә яки мичтә, казан астында ашарга пешерүен, чәй кайнату өчен көнгә ничә тапкыр самавыр куюын күреп үстек. Суны авыл башындагы коедан ташый идек. Чөнки мал-туар күп асрадык. Урам аша чыга алмый җәфаланган чаклар да аз булмады. Ә хәзер... Авыл урамнарында рәхәтләнеп керт-керт басып йөриләр. Керләрне дә автомат кына юа, газы-суы кергән. Авыл тормышы шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Шуңа да шәһәр халкы, пенсиягә чыкканнан соң, авыл җиренә кайтып төпләнә.
Азат,
Сикия:
– Авыл хатыннары бик эшчән. Алар ирләр белән беррәттән батырып эшлиләр, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Кышкылыкка печән әзерләү дә алардан башка барып чыкмый. Җәй буе бакчадан кермиләр, әле бәрәңге эшкәртәләр, суын сибәләр, арып-алҗап бетәләр. Аларның үзләрен карарга вакытлары да калмый диярлек. Шулай да шәһәрнекеләрдән калышмый авыл хатын-кызлары: матур итеп киенәләр, бизәнү-ясану да ят түгел. Машинада гына элдерүче гүзәл затлар да күбәйгәннән-күбәя. Үз авылларында булмаса, күрше-тирәгә концерт-спектакльләргә кадәр йөриләр. Район үзәгенә дә барып җитәләр хәтта. Авылда эш күп булса да, зарланмый безнекеләр. Алар өчен шәһәрне ит-сөт, бәрәңге һәм яшелчә-җимеш белән туендырып яшәү – горурлык.
Гөлназ,
Мөслим:
– Һәр хатын-кызның тормышы нинди тармакта эшләве белән бәйле. Мин – укытучы, һәр көнне үз-үземне карап, җылы мәктәпкә эшкә киләм. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хатын-кызлар таңнан торып фермага китә. Аларның өсләрендә – куртка, аякларында – резин итек. Бизәнергә, матур киенергә вакытлары да юк аларның. Әмма авыл хатыннары эшкә дә нык, чыдам да, сабыр да. Алар – табыннарыбыз муллыгын тәэмин итүчеләр, илне туендыручылар.
Сораштыруны Нурия
Низамова үткәрде.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев