11 октябрь 2019 яңалыклары
-
Спорт тән тиресен чистарта
Интенсив төстә спорт күнекмәләре ясаганда, тән тиресе шома-чиста, тыгыз була.
-
Иртәгә Мөслим зиратында өмә була
Барыгызның да катнашуы сорала.
-
12 октябрь көненә һава торышы
Урыны белән яңгыр көтелә.
-
Ел башыннан җирлегебездә 23 янгын очрагы теркәлде.
4 октябрь көнне Тойгелде авылында мунчага ут каба.
-
Очсыз хакка язылып калыгыз!
Вакытлы матбугатка язылу бара. 3-20 октябрь көннәрендә Әбунәче атналыгы үтә
-
Татарстанда хатын-кызлар психологка ир-атлардан өч тапкыр ешрак мөрәҗәгать итә
Татарстанның теләсә кайсы кешесе телефон аша психотерапевттан аноним ярдәм ала ала.
-
Җылы сүз дә дәвалый
“Хастаханә юлын таптарга язмасын!” дияргә ярата өлкәннәр. Табибларга күренергә, анализлар тапшырырга чират көтеп арган әби-бабайларның зары аңлашыла да. Ләкин күпчелек яшьләр дә шул фикердә булып чыкты.
-
Райондашларны авыл зиратына өмәгә чакырабыз
Җыелу урыны – 8.00 сәгатьтә ашлык кабул итү предприятиесе каршында.
-
Синең улларың, Мөслим! "Туган як" механизаторы Сирин Хуҗин
Тугаш авылы егете Сирин Хуҗин – “Туган як” агрофирмасының уңган механизаторы. Эш күрсәткечләре дә, эшкә атлыгып торуы да, җаваплылык хисе тоеп эшләве дә аны башкалардан аерып тора. Кечкенәдән, әтисенә ияреп, басу-кырларны иңләгән малайның хыялы бер генә була – әтисе Фиргать кебек җир кешесе булу.
-
Ай ярым эчендә дәүләт хезмәтләре порталы аша юл хәрәкәте иминлеге буенча штрафлары турында 14 мең татарстанлы белгән
Штрафлар турында белүнең иң тиз һәм җайлы ысулы – дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша.
-
Сыр ясау һәм чигүле свитшотлар: Татарстан үзмәшгульләре нинди өстенлекләр ала
Гражданин заказчылардан турыдан-туры акча ала һәм хезмәт килешүе буенча хезмәткәрләрне ялламый икән, ул үзмәшгуль була ала.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Татарстанда 4 меңнән артык кеше күчмә сырхауханәләрдә медицина тикшерүе үтте
Нәтиҗәдә 1300дән артык кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, ә 200ләп кеше хастаханәгә яткырылган. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195110/
-
Урамнар бәйрәм итте
Мөслимдәге Кооператив, Вахитов һәм Пушкин урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалларында узган шимбәдә бәйрәм гөрләде. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узган чарада мөслимлеләр рәхәтләнеп күңел ачты. Район үзешчәннәренең дәртле җырлары һәм биюләре бәйрәмгә ямь өстәде.