Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урамнар бәйрәм итте

Мөслимдәге Кооператив, Вахитов һәм Пушкин урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалларында узган шимбәдә бәйрәм гөрләде. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узган чарада мөслимлеләр рәхәтләнеп күңел ачты. Район үзешчәннәренең дәртле җырлары һәм биюләре бәйрәмгә ямь өстәде.

Халыкны туплау, аралашу максатын күздә тоткан мондый бәйрәмнәр җирлегебездә еш үткәрелә. Кооператив урамындагы чара аеруча матур оештырылуы белән аерылып торды. Әлеге йортларда яшәүчеләр үзләре дә бәйрәмгә буш чыкмаган. Кемдер тәбикмәк пешергән, икенчеләре кәнфит-прәннек күтәргән. Мул табында ризык, сый-нигъмәт куярга буш урын юк иде. Самавырда чәй кайнады, учакта коймак пеште. Мөслимдәге “Күбәләк” балалар бакчасы хезмәткәрләре халыкны сыйлады.
– Учак коймагы рецепты буенча пешергәнгәме, бик тәмле килеп чыкты. Өлкәннәрнең шат йөзләрен күрү – зур сөенеч. Бакча балаларын да алып килдек, алар да кечкенәдән үк өлкәннәргә булган кадер-хөрмәтне күреп-белеп үссеннәр, – ди “Күбәләк” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Кәрамова.
Кооператив ишегалдында яшәүчеләр башкаларга караганда актив булулары белән аерылып торды. Биредә яшәүче Фирая һәм Наил Дәминовлар ясаган чәчәк композициясе җәй дәвамында тирә-юньгә ямь биреп торды. Ясалма шарлавыкны карарга хәтта башка урамнардан да килделәр.
– Безнеке кебек матур һәм бердәм ишегалды башка юктыр ул. Үзе чиста, үзе төзек. Бездә яше-карты бер-берсенә ихтирамлы, – ди бәйрәмгә тәбикмәкләр пешергән Мәрьям Шәяхмәтова.
Вахитов урамындагы күпфатирлы йорт ишегалдында халык башта берән-сәрән генә күренсә дә, соңрак ярыйсы ук җыелды. Халыкның азлыгын яңа салынган йортларда яшәүчеләр саны аз булуы белән аңлаттылар.
– Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк. Рәхәтләнеп аралаштык, дөнья хәлләрен сөйләштек. Өлкәннәрне кадерләгәнегез өчен рәхмәт, дөньялар имин булсын! – диде Фәймә Сөләйманова.
– Бәйрәмгә мәктәптән кайтучы укучылар да кушылгач, аеруча күңелле булды. Үзешчәннәргә кушылып җырладык, биедек, “Кояшкай” балалар бакчасы кызлары пешергән коймактан авыз иттек, – ди Гөлдәлифә Хәсәнова.
Пушкин урамындагы 80-88нче йортлар ишегалдында да халык байтак җыелган иде. Аларга “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы табын әзерләде.
– Мондый бәйрәмнәр бик кирәк! Юкса, җанлы сөйләшүләр бетте диярлек. Өлкәннәргә аралашу аеруча тансык. Киләчәктә бәйрәмне оештыручылар, уеннар да уйнатып, бүләкләр дә әзерләсә, тагын да кызыклырак булыр иде, – дип тәкъдимен җиткерде Наилә Гәрәева.
Өлкәннәрнең йөзләрендә елмаю балкый, тирән рәхмәт хисләре чагыла. Мондый чаралар өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел, ел әйләнәсе дәвам итсен иде.
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев