Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылы сүз дә дәвалый

“Хастаханә юлын таптарга язмасын!” дияргә ярата өлкәннәр. Табибларга күренергә, анализлар тапшырырга чират көтеп арган әби-бабайларның зары аңлашыла да. Ләкин күпчелек яшьләр дә шул фикердә булып чыкты.

– Соңгы арада поликлиникага йөрүчеләр күзгә күренеп артты. Әллә авыручылар күп, әллә сәламәтлекләре турында кайгыртып, “чираттагы ремонт” үткәрергә телиләр. Кан алу кабинетына чират булмаган вакытны хәтерләмим. “Кем соңгы?” дип сорагач, синнән алдагы кешенең поликлиника коридорының гел икенче башында торуы кәефне төшерсә дә, нишлисең, көтәсең инде. Ләкин чиратсыз керүче әрсезләр барыбер табыла. Эшлекле кыяфәт белән кереп китүчеләр дә, “бер генә әйбер сорыйм” дип, төп башына утыртучылар да, нахалларча чират бозучылар да җитәрлек, – ди Алинә.
Соңгы вакытларда миңа да мондый күренешләрнең шаһиты булырга туры килде. Көтеп алынган чираттагы ялымда, авырып китеп, хастаханә юлын таптадым. “Җәйге ютәл тиз генә бетми инде ул” дигәннәрен ишеткән бар иде. Бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер төшендем.
Участок табибы кирәкле дарулар язып бирде. Ун көнлек дәвалау курсы алгач, ютәл бетәр дип өметләнгән идем дә, алга китеш сизелмәде. Табиб биргән даруларның файдасы булмауга талчыккан организм гаепле диделәр. Билгесез сәбәпләр белән антибиотикларга аллергия барлыкка килде. “Больничный” ябылды. Инде нишләргә?! Хастаханә коридорында аптырап торганымны күреп, таныш табиб: “Көн дә нишләп йөрисең монда? Авырыйсыңмы әллә?” – дип, сүз катты. Инде айдан артык ютәлдән интегүемне, ничек дәвалануым турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Бер авыру буенча ачылган “больничный” ябылгач, икенче табиб шул ук авыру белән “больничный” ача алмый икән. Нәтиҗәдә миннән тире авырулы сырхау “ясадылар”. Тәҗрибәле табиб, даруларга булган аллергиямне исәпкә алып, башка төр дәвалау курсы билгеләде. Система ала башладым. Ләкин “иртә уңмаган кич уңмас” диләрме әле? Система алу бер җәфага әйләнде: тамырларымны табу авырлашты. Шәфкать туташы, энәсен кулына алып, минем янга якынаюга, кан тамырлары күзгә күренеп юкка чыга. Нечкә һәм күзгә күренмәс тамырларны эзләүдән гаҗиз булгач, системаны кул чугына куйдырырга туры килде. Табиб билгеләгән дәвалауның икенче өлешен генә үтәсе калды: Әлмәт шәһәрендәге даруханәдән дару ясатып кайтасы да физиотерапия кабинетында электрофорез аласы. Анысы да булды. Дәвалауның соңгы сеансыннан соң физиотерапия бүлеге шәфкать туташы Фиразия апа: “Башка чирләмә инде”, – дип озатып калды.
Менә шулай. Тире авырулары табибы ютәлне дәвалый, теш табибы колакны рәткә китерә. Монысына да иркенләбрәк тукталып үтим әле. Стоматолог Салават абый заманында яхшы ЛОР табибы иде. Өлкәннәр аны “үз эшенең остасы” дип йөртә. Ләкин бу өлкәдә эшләү өчен әллә “кәгазе” юк, әллә теләге? Аның кайчандыр ЛОР табибы булып эшләгәнен күпләр белми дә. Әмма колагы авыртып җәфаланганнар барыбер аны эзләп таба. “Лицензиясе юк” дип, Рәшит Хантимеровка да сабыйларның тешләрен алуны тыялар. Минемчә, теш алуда аннан да остарак табиб юктыр.
Кайбер табиблар шулкадәр сәләтле һәм белемле, берьюлы берничә белгечлек буенча эшләрлекләре бар. Кабинет ишекләренә “ЛОР-стоматолог”, “дерматолог-терапевт” кебек элмә такталар куясы гына кала. Ә бар шундый табиблар: берничә белгечлеккә укыйлар, квалификация күтәрү турында белешмәләр алалар, ел саен диплом яңарталар, ә халыкны дәвалау түбән дәрәҗәдә кала бирә.
Вакыт үтсенгә генә эшләмичә, авыруны чын мәгънәсендә терелтергә омтылган, моның өчен төрле юллар эзләгән табибларга соклануымны яшермим. Авыру бүлмәгә кергәндә бертуктамый телефоннан сөйләшүче, өстен-өстен генә күрсәтмәләр бирүче ак халатлыларга ышаныч азрак шул. Кайвакыт авыру дустанә мөгамәләдән дә сихәтләнергә сәләтле. Юкка гына табиблар турында “Җылы сүзе белән дә дәвалый” димиләр. Андыйлар күбрәк булсын иде!
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев