Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! "Туган як" механизаторы Сирин Хуҗин

Тугаш авылы егете Сирин Хуҗин – “Туган як” агрофирмасының уңган механизаторы. Эш күрсәткечләре дә, эшкә атлыгып торуы да, җаваплылык хисе тоеп эшләве дә аны башкалардан аерып тора. Кечкенәдән, әтисенә ияреп, басу-кырларны иңләгән малайның хыялы бер генә була – әтисе Фиргать кебек җир кешесе булу.

– Кечкенә куллары белән комбайн штурвалына ныклап ябышкан малайны ачуланып та, алдалап та, хәйләләп тә карадым башта. Таң беленер беленмәс сикереп торыр иде дә: “Әти-и-и, мин дә синең белән эшкә барам!” дип, миннән дә алда йөгерер иде. Иртәнге чык белән таң җиленең суыгыннан бераз күшегеп утырыр иде дә комбайн гөрелтесе астында изрәп йоклап алыр иде. “Үскәч, әти кебек комбайнда йөриячәкмен” – дип, гел-гел әйтә килде. Мәктәптә укыганда да бу хыялы сүрелмәде. Укуын тәмамлау белән хуҗалыкта эшли башлады, – дип искә ала әтисе Фиргать абый.
“Туган як” агрофирмасы оешканнан бирле биредә хезмәт куя ул. Язгы чәчүдә, җир эшкәртүдә, “Титан”, “АБ-24” тагылма агрегатларын көйләп, “Аксион” тракторында эшләсә, урып-җыю чорында “Нью-Холланд” комбайнына утыра Сирин. Елның-елында ул беренчеләр рәтендә бара. Быел да ул 4730 гектар мәйданнан 35 мең центнер уңыш җыеп алган.
– Агрофирмада мактаулы, үз эшенең осталары булган егетләр генә эшли. Сирин Хуҗинда җир эшенә карата үзгә бер хис тәрбияләнгән. Бары тик авыл җирлегендә туып, туган як туфрагының кадерен белеп үскән егетләр генә, җир җылысын тоеп, башкарган хезмәтләреннән тәм табып эшли беләдер. Әтисе дә мактаулы механизатор булды. Лаеклы ялда булса да, күңеле һаман җилкенеп, басу-кырлардагы мул уңышка сөенеп яши. Быел без җитәрлек күләмдә икмәк үстердек, башка культуралар уңышы да мактанырлык. Нәтиҗәле хезмәтебез, беренче чиратта, механизаторларга бәйле. Техниканы тәртиптә тоту, ватылса, тиз арада ремонтлау, эшне оператив һәм сыйфатлы итеп башкару ягыннан Сирин – һәрвакыт беренче. Алдынгы механизатор исеме юкка бирелми үзенә. Үз эшенең остасы булган егетебезнең эшеннән бик канәгать без, – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Рәдиф Габидинов.
Сирин белән тормыш иптәше Миләүшә ике бала үстерәләр. Өч яшьлек Саматның да әтисе белән комбайнда утырып йөргәне бар. Тарих кабатлана, диләрме әле? Бәлки, кечкенә Самат та, әтисе кебек тузанга батып кайтып керер дә: “Мин дә синең кебек комбайн йөртәчәкмен!”– дияр.
– Җир кешесенең вак шарчыклар булып бәреп чыккан тир тамчыларына кадәр матур бит ул! Чәчү, урып-җыю чорында Сиринне өйдә бик сирәк күрәбез. Мөһим эшне вакытында башкару өчен ял белән исәпләшми эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Хәзер авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә хөрмәт зур, эшләгәнгә күрә хезмәт хакы да түләнә. Авылда да, эшеңнән тәм табып, җитеш тормышта яшәргә була. Сиринне шәһәргә бернинди хәйлә белән дә алып китеп булмый. Ул – чын авыл кешесе! Тормышын туган җиренә багышлаган кеше, – ди тормыш иптәше.
Сирин кебекләр булганда авыл хуҗалыгының өметле киләчәге бар. Үз эшенә чын күңелдән бирелеп, яратып эшләгәннәр мактауга һәм соклануга лаек!
Лилия Шәймиева.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев