Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт тән тиресен чистарта

Интенсив төстә спорт күнекмәләре ясаганда, тән тиресе шома-чиста, тыгыз була.

Моны аңлату бик гади. Көчле хәрәкәтләнү кан әйләнешенең тонусын күтәрә һәм кан циркуляциясе, активрак хәрәкәткә килеп, бөтен күзәнәкләрне, кан капилярларын тутыра. Моннан тыш, интенсив күнекмәләр нәтиҗәсендә тән тирли. Шулай итеп, тир белән бергә организмдагы шлаклар юылып чыга.

Спорт күнекмәләреннән соң үзеңдә кәеф күтәренкелеге һәм тынычлык тоясың. Чөнки тәндә рухи яшәеш чагыла. Моның сәбәбе – эндорфин, ягъни “бәхет гармоны” барлыкка килүдә. Ул гармон, организмда көчле тән активлыгы вакытында, хәрәкәтләрдән шатлык халәте алган чакта барлыкка килә.

Әйтелгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясыйк. Сезнең матурлык үзегезнең кулда һәм ул сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән тыгыз бәйләнештә. Әгәр дә спорт белән интенсив шөгыльләнсәгез, тәнне тәрбияләүдә түбәндәге кагыйдәләргә игътибар тиегез:

– Күнекмәләргә керешер алдыннан биттәге макияжны юып алырга кирәк;

– ябык биналарда күнекмәләр ясаганда майлы кремнар кулланмаска, алар тән тиресенең артык җылынуына китерә, ә җылынган күзәнәкләр, артык дәрәҗәдә активлаша;

– күнекмәләр вакытында кечкенә генә йотымнар белән кайнаган су эчәргә;

– спорт күнекмәләрне төгәлләнгәч, биттәге тирне косметик сөт, тоник яки су белән юып алырга, битеңдә бетчә, сыекчалар барлыкка килә торган булса, бу аеруча мөһим, кибеп калган тир-бактерияләргә туклану җирлеге.

– битне чистартканнан соң, дымландыру кремы сөртергә, монысы парга әйләнүче тир тәндәге табигый дымландыру факторларын алып китмәсен өчен эшләнә.

 

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт сәламәтлек