Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда хатын-кызлар психологка ир-атлардан өч тапкыр ешрак мөрәҗәгать итә

Татарстанның теләсә кайсы кешесе телефон аша психотерапевттан аноним ярдәм ала ала.

(«Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда хатын-кызлар ир-атлардан өч тапкыр ешрак «Сердәш» социаль-психологик хезмәтенә психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу хакта «Татар-информ»га социаль-психологик хезмәт кабинеты мөдире Юрий Калмыков сөйләде.

«Беренче планга гаилә проблемалары, ир - хатын, балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләре, депрессив һәм невротик хәлләр чыга. Бер ел эчендә безгә турыдан-туры һәм телефон аша 20 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Хатын-кызлар, сүз уңаеннан, ир-атлардан өч тапкыр ешрак мөрәҗәгать итәләр», - диде табиб-психотерапевт.

Татарстанда яшәүче төрле яшьтәге кеше социаль-психологик хезмәт кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Моны тәүлек буе эшли торган 279-55-80 һәм 129 («Таттелеком»ААҖ абонентлары өчен) телефоннары буенча аноним рәвештә эшләргә була. Кабул итүгә 279-40-73 телефоны буенча язылырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психолог