3 апрель 2019 яңалыклары
-
Бәрәңге чирләмәсен дисәң
Утырту өчен бары тик сәламәт бүлбеләрне алыгыз. Утыртканчы аларны махсус препаратлар белән эшкәртегез. Шулай да зарарланган бүлбеләр эләккән икән, чәчәк ату чорында үсемлеккә күп итеп су сибегез.
-
Без сине бик сагынабыз
2019 нчы елның 15 февраль бураннары арабыздан мәрхәмәтле, изгелекле, кешелекле, бик тә тыйнак булган дин әһелен – Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратовны мәңгелеккә алып китте.
-
Коръән бәйгесендә
Яр Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет” мәдрәсәсендә балалар арасында 24 нче тапкыр традицион Коръән уку бәйгесе узды.
-
Әдәби марафонда катнашасызмы?(6+)
Мөслим үзәк китапханәсе Инстаграм социаль челтәрендә “Кулыма китап алам” исемле әдәби марафон игълан итте.
-
Мөслим даһилары" - дүртенче ярымфинал!
2 апрель көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль-күңел ачу уенының дүртенче ярымфиналын үткәрделәр.
-
Сайлау комиссиясе әгъзаларын Дәүләт Советына сайлауга мобиль кушымта аша өйрәтәчәкләр
30 апрельгә кадәр республика сайлау системасының 21 меңнән артык хезмәткәре һөнәри квалификацияләрен күтәрәчәк.
-
Республика яшьләрен "ZAMAN Татар блогинг мәктәбе"нә чакыралар
Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак.
-
4 апрель көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми
-
Әдәби мизгел. Хантимер хәзинәсе
Җәйге кояш, карт сөякне дә йомшартырлык итеп, тәнне иркәли. “Ходайга мең шөкер! Җанга якын, туып-үскән җиремдә мәңгелеккә күчәм. Минем ата-бабаларымны, кара йөрәк – чукындыручылардан саклап, сыендырып калган җирләр шул бу,” – дип уйлады Галимәрдән карт.
-
Җиде буыныңны беләсеңме?
“Шәҗәрә” дигән сүзне әби-бабайлардан еш ишетергә туры килде безгә. Аның җиде буынны бәйләп тотучы нәсел агачы, туганлык җепләрен төйнәп торучы истәлек-кулъязма икәнен күпләр белеп тә бетермидер. Яшь буынга боларны аңлату бик кирәк. Шушы максатта узган атнада Иске Карамалы авылы мәдәният йортында “Шәҗәрә – нәсел тамырларым” дип исемләнгән бәйге үтте.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Дөрес тукланабызмы?
Республикада 2-8 апрель көннәрендә “Сәламәт бул!” бөтенроссия акциясе бара. Аның кысаларында туклануга кагылышлы кайбер киңәшләр китерәбез.
-
Вәгазь бәйгесе (6+)
Конкурсантлар ирекле темага 5-10 минутлык вәгазь (Коръәннән һәм хәдисләрдән дәлилләр китереп) сөйләргә тиеш.
-
Көн тәртибендә – имтиханнар
Чыгарылыш класс укучылары алдында җаваплы чор тора. Имтиханнарны үткәрү тәртибе, үзгәрешләр, яңалыклар турында район мәгариф идарәсе методисты Лилия Галимова белән сөйләштек.
-
2018 елда Татарстан инвалидларга уңайлы мохит тудыруга якынча 27 миллион сум юнәлдергән
Аз мобильле гражданнар өчен барлыгы 25 объект — мәктәп, хастаханә, спорт залы һәм мәдәният оешмалары җайлаштырылган.