Әдәби мизгел. Хантимер хәзинәсе
Җәйге кояш, карт сөякне дә йомшартырлык итеп, тәнне иркәли. “Ходайга мең шөкер! Җанга якын, туып-үскән җиремдә мәңгелеккә күчәм. Минем ата-бабаларымны, кара йөрәк – чукындыручылардан саклап, сыендырып калган җирләр шул бу,” – дип уйлады Галимәрдән карт.
Повесть.
Җәйге кояш, карт сөякне дә йомшартырлык итеп, тәнне иркәли. “Ходайга мең шөкер! Җанга якын, туып-үскән җиремдә мәңгелеккә күчәм. Минем ата-бабаларымны, кара йөрәк – чукындыручылардан саклап, сыендырып калган җирләр шул бу,” – дип уйлады Галимәрдән карт. Ул ишегалдында эскәмиядә, шактый юан булып үскән агачка аркасын терәп утыра. Үзе кебек карт тирәкнең сырлы-сырлы кайрысыннан тәнгә җылы иңгән кебек. Менә ул, моңланып, әкрен генә җыр сузып җибәрде:
Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә, ә-ә-әй.
Карурманны чыккан чакта,
Кисеп алдым пар усак, а-а-ай,
Айрылмаек, дус булсак...
Капка келәсе келтерәп ачылды. Ихатада яшь хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Исән-саумы, Галимәрдән бабай!
Карт тавыш килгән якка гәүдәсе белән чак кына борылды:
– Шөкер, кызым, шөкер! Хәмидә кызым, синме әллә? Үзең сәламәт кенәме? Гаиләң, бала-чагаң иминме?
– Рәхмәт, Галимәрдән бабай, барыбыз да имин! Үзеңнең сәламәтлекләрең ничек?
– Ходайга мең шөкер, йөреп торам, кызым!
– Йөрергә язсын, Галимәрдән бабай! Гарифәттәй өйдәме? Күлмәк итәгемне тектерәсем бар иде.
– Өйдә, кызым. Кер, кер, өйгә уз!
Хәмидә – күршеләрнең яшь килене. “Акыллы бала, сөйләшүеннән күренеп тора. Фатих улының бәхете бар, исән-сау гына торсыннар,” – дип уйлады Галимәрдән.
– Кызым, Хәмидә!
– Әү, Галимәрдән бабай? – дип, Хәмидә болдырга менгән җирдән туктап калды.
Галимәрдән бер ноктага төбәлгән килеш дәвам итте:
– Син, балам, җыйнак кына гәүдәле, бик матур кыз бала.
– Каян беләсең, бабай, мине күргәнең юк бит синең?
– Сукыр булсам да, колакларым, әлһәмдүлиллаһ, яхшы ишетә! Шундый матур сөйләшә белгән кеше – үзе дә матур була, кызым!
Хәмидә өйгә кереп киткәч, өзелгән җырын дәвам итте:
Заманалар авыр, юллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә, ә-ә-әй.
Карурманны чыккан чакта,
Кисеп алдым пар каен, а-а-ай,
Айрылмаек, дускаем...
“Без, заманаларның авыр чакларын күп күрдек. Инде балаларга андый заманнарны күрергә язмасын!” – дип уйлады Галимәрдән карт. Күңеле белән балачагына, яшьлегенә әйләнеп кайтты.
Бормаланып аккан Ык елгасы, Мөслим авылының зәңгәр күзле, оялчан бер кызы шикелле, бер караганда әрәмәлекләр арасына кереп югала, бер караганда кояштай балкып килеп чыга. Ык буеннан искән җил борынга балык, төнбоек исләрен алып килә. Ихтыярсыз, күңел шунда тартыла, елга дулкыннарына чалкан ятып, агым уңаена агасы да агасы килә...
...Таң атып килә. Әнә Галимәрдән Ык буенда әтисе белән җигүле акбүз атка утырып бара. Атасының җылы куенына сыенып бару шундый рәхәт, аның йөрәк тибешенә кадәр сизелеп тора. Әнә еракта аларның ак йорты күренә. Аннан тирә-якка нур бөркелә. Аның янында гына тагын бер йорт утыра, анысы да биек итеп нараттан буралган. Галимәрдәннең туган йорты ул. Ык буенда сыерлар, көтүе белән атлар утлап йөри, түбәнгәрәк төшкәч, тимерче алачыгы, ике тегермән – болар барысы да Хантимернекеләр, үсеп җиткәч, Галимәрдәнгә күчәчәк. Атасы куенында оеп барган улына дәште:
– Улым, күрәсеңме киң болыннарны, елга-күлләрне, әрәмәлекләрне? Аларның барысын да Ходай яралткан, без – коллары өчен. Икмәк үстерер өчен яңгырын, кояш җылысын яралткан. Бәндәләрем ач булмасын дип, шушы мал-туарны яралткан. Беркайчан да онытма, улым, тырыш кеше беркайчан да ач булмас. Ә ялкау, кулыннан эш килмәгән бәндә гомергә хәерче булыр.
Галимәрдәннең әтисе Хантимер – Мөслимнең хәлле кешесе. Әнисе – ата-анасы Казан якларыннан күченеп килгән бай кызы Мәгъсумә. Әткәсе белән әнкәсе бер-берсен ихтирам иттеләр. Балалар беркайчан да аларның бер-берсенә ачуланып дәшкәннәрен ишетмәде. Аталарының эшләре гөрләп барды. Басуында күкрәп иген уңды, тимерчелегендә сука, сәнәк ише эш кораллары ясалды, тегермәннәрендә он тарттырылды. Гаилә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмады. Галимәрдән башка туганнары кебек мәдрәсәдә аң-белем алды. Мөслимнең башка хәлле кешеләре еш кына аларның ике катлы ак йортына җыелдылар. Шундый чакларда әтисе: “Яле, улым, абзыйларыңа сабагыңны укып күрсәт әле”, – дип, мәдрәсәдә укыган сабакларын сөйләтеп карый иде. Галимәрдән чатнатып укып та, сөйләп тә күрсәтә. И шунда әтисенең горурланудан нур сипкән күзләрен күрү, бай абзыйларның сокланып тел шартлатуларын, мактауларын ишетү рәхәт тә иде соң!
– Бу угылың киләчәктә мулла, галим булырга охшап тора, Хантимер кордаш!
– Афәрин! Атаңа охшап, бик гакыллы булгансың, олан! Бәхетең-тәүфигың күп булсын! – дип, кунакларның кайсы аркасыннан сөя, кайсы көмеш тәңкә тоттыра, кайсы малайның кулларына бер куш уч прәннек-кәнфит сала. Галимәрдән алган күчтәнәчләрен бүлешергә бертуганнары янына йөгерә.
...Беркөн Хантимерне басудагы игеннәрен карарга киткән җирдән арбага салып алып кайттылар. Ул бик тә агарган һәм ике кулы белән эчен тоткан. Аны күтәреп алып кереп, сәкедәге түшәккә салдылар. Көннәр үтте, әмма Хантимернең хәле яхшы якка үзгәрмәде. Авыл мулласыннан яздырып алган тәлинкәсеннән су эчертү дә, ерак авыллардан алып килгән им-томчыларның да ярдәме тимәде. Хантимер, хатынын һәм барлык балаларын үз янына чакырып китерде. Хәлсез тавыш белән, гомер буе тырышып тапкан малының кайсысы кемгә каласын бәян итте. Беренче хатыннан туган балаларга – тегермән, тимерчелек һәм басу җирләре, икенче хатынга да шулай ук тегермән, җир биләмәсе, мал-туарлар тиячәген әйтте. Хантимер сөйләп бетергәч, өлкән балалар, өметсезлеккә бирелеп, елый башладылар. Галимәрдән, атасы янына атылып, аның кочагына сыенды. Ул атасының үләчәгенә ышанмый, аны терелер дип өметләнә иде. Ә агарып калган Мәгъсумә, сөрмәле күзләрен зур итеп ачып, аңламаган төсле иренә карады да кинәт кенә сәке янына, идәнгә бөгелеп төште.
(Дәвамы бар).
Йолдыз Зәкиева.
Мөслим.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев