Җиде буыныңны беләсеңме?
“Шәҗәрә” дигән сүзне әби-бабайлардан еш ишетергә туры килде безгә. Аның җиде буынны бәйләп тотучы нәсел агачы, туганлык җепләрен төйнәп торучы истәлек-кулъязма икәнен күпләр белеп тә бетермидер. Яшь буынга боларны аңлату бик кирәк. Шушы максатта узган атнада Иске Карамалы авылы мәдәният йортында “Шәҗәрә – нәсел тамырларым” дип исемләнгән бәйге үтте.
Конкурста Күбәк урта мәктәбенең 6 класс укучылары көч сынашты. Әти-әниләрен генә түгел, башка район һәм шәһәрләрдә яшәүче туганнарын да “эшкә җиккән” балалар.
– Үзеңнең нәсел-нәсәбеңне белүгә ислам динендә аеруча зур игътибар бирелә. Борынгылар: “Җиде буын бабаңны белү фарыз,” – дигән. Шәҗәрәләр төзү – матур гадәт кенә түгел, ә дәвамлы һәм җаваплы эш. Балаларның әлеге эшкә алынуына бик куандык. Булдыра алганча ярдәм иттек. Күләмле эш күмәкләшеп эшләүне сорый, – ди Ирек Яббаров.
Бәйгедә Яббаровларның кызы Зилия беренче урынны яулады. Зилия туганда, аның ике яклап та әби-бабалары бакыйлыкка күчкәннәр. Шуңа күрә аңа үзенең шәҗәрәсен төзү аеруча мөһим булган.
Сәхнә алдына куелган шәҗәрәләрне бәйгедә катнашучылар агач формасында ясаганнар иде. Аларның ясалышы, төзелеше, язылышы да дөрес булырга тиеш икән. Жюри әгъзасы – балалар шагыйре, шәҗәрәләр төзүче Мөҗәһит Әхмәтҗанов конкурска әзерләнгән эшләрне анализлады:
– Агачның тамырлары җир куенына кереп торган кебек, җиде буынның иң өлкән кешесе дә агачның иң түбән урыныннан языла башлый. Монда, киресенчә, агачның иң өстеннән аска таба “төшкәннәр”. Шәҗәрә агачында җиде бабаңның тормыш иптәшләре турында, хәтта аларның нинди авыруга дучар булулары хакында да мәгълүмат булырга тиеш. Мин 6-7 сыйныфта укыганда ук шәҗәрәмне төзи башладым. Инде лаеклы ялга чыкканыма күпме, әле һаман туганнарны табып бетерә алганым юк. Бик күп архивларда эзләнергә, бик күп шәһәрләрне гизәргә, бер фото өчен генә әллә кайларга барырга туры килде. Шәҗәрәмне төзим дисәң, шактый еллар эзләнергә кирәк! Берничә көндә генә шәҗәрә төзеп тә, җиде буын бабаңны барлап та булмый! Ләкин укучыларның эшенә уңай бәя бирер идем, алар тырышканнар, бу эшкә гаиләләрен дә җәлеп иткәннәр. Эзләнүләрне дәвам итәргә генә кирәк. Һәр кеше үзенең нәсел тамырын белергә бурычлы.
Иске Карамалы авыл җирлегендә бәйрәм чаралары бик еш үткәрелеп тора. Гаилә, әхлак темасына багышланганнары аеруча истәлекле. Аларны башлап йөрүче Иске Карамалы авылы китапханәсе мөдире Гөлназ Шәмси дә үзенең шәҗәрәсе өстендә шактый еллар эш алып баруын әйтте.
– Иске Карамалы өч мәчетле зур авыл булган. Шул мәчетләрнең берсен минем бабамның бабасы Шәмсетдин салдырган. Авылыбыз элек Әмәкәй контоны Минзәлә өязе Уфа губернасына караган. Бабаларым Уфа губернасының указлы муллалары һәм меценатлар булган. Шулай булгач, Уфа һәм Минзәлә архивларында безнең бабайлар турында бөтен мәгълүмат тупланган – нинди милек тотканнар, кайда хезмәт иткәннәр, гаилә хәле һәм башкалар. Бабамның бабасы китап яздырып калдырган, шуны укырга белгеч кирәк менә. Борынгы язуларны безнең муллалар, кызганыч, укый белми, менә шуларны укый алсак, безнең гаилә тамырлары турында шактый мәгълүмат туплап булыр иде, – ди Гөлназ Шәмси.
Укучыларны бәйгегә Гөлназ белән берлектә класс җитәкчеләре – Күбәк урта мәктәбе психологы Гөлсинә Гәрәева әзерләгән. Гәрәевлар гаиләсе тәрбиягә ике бала да алган. Шуларның берсе – Алия Каландарова Гәрәевләр гаиләсенең шәҗәрәсен төзегән. Бу гаилә бәйгедә икенче урынга лаек булды.
– Мондый бәйгеләр үткәрү бик кирәк. Балалар туганнарын барлый башларга тиеш. Яшь чакта бу мәсьәләгә бик игътибар бирелмәсә дә, олыгая төшкәч искә төшә дә, соң булырга мөмкин. Тамырларыңны белмичә яшәү бернинди кысага да сыймый, – ди Флүзә Хамматуллина. (Аның оныгы Ислам әлеге бәйгедә өченче урынны яулады).
Конкурста катнашкан игезәк кызлар Лиана һәм Милана Маликовалар әниләре яклап Шабаевлар нәселен тикшергән. Эзләнүләр вакытында алар нәселләрендә алты пар игезәк булуын ачыклаганнар. Аларның иң өлкәннәре Хәсән белән Хөсәен 1901 елда туган. Бүгенге көндә нәсел җебенең очы Рената һәм Регина Нәфыйковаларга килеп тоташкан.
Шәҗәрә – үткәннән бүгенгегә бер күпер ул. Үз тамырларын һәркем барларга бурычлы. Моның өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ни дисәң дә, интернет заманы. Архив ишекләре дә һәркем өчен ачык. Теләк кенә булсын!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев