2 октябрь 2020 яңалыклары
-
Бакчачыга
Яңа бакчада Бакчачылар мондый бакчаны сәнәк белән казып, йомшартып чыгарга киңәш итә. Яз көне тагын да җимеш үсентеләре утыртырга исәбегез булса, чокырларны алдан ук әзерләргә кирәк
-
Түбән бәядән языл!
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Әбунәче ункөнлеге игълан ителә.
-
Тәмлетамак. Резедадан – итле белен
Мөслимдә яшәүче Резеда Хәлиуллина беленне ит фаршы белән әзерләргә ярата. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез
-
Мәчетләрдә укулар башланды
1 октябрьдә Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә татар теле курслары башланды.
-
3 октябрь көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Россиядә беренче «Чайка-СПГ» газ-мотор теплоходында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды
Теплоход Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелде һәм 2020 елның августында суга төшерелде.
-
ТР Президенты Россиядә беренче газ-мотор теплоходында йөрде
Татарстан Президенты Россиядә сыекландырылган табигый газда эшләү өчен төзелгән беренче пассажир елга судносын карады. Рөстәм Миңнеханов анда Казансу елгасы буйлап йөрде. Бу хактаТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Иминлегебезне кайгырту максатында
Өлкәннәр ункөнлегенә билгеләнгән чаралар планына үзгәрешләр кертелә. Массакүләм чаралар вакытында социаль дистанция булдыру, шәхси саклану чараларын куллану сорала.
-
“Гыйлем бирү – киләчәкне кайгырту”
Аллаһ йортларында дин сабаклары белән бергә татар теле курслары да ачыла.
-
Язмыш җилкәнлеләрне сыный
Люция апаның икегә аерып үрелгән толымнары, зифа буе, кара кашлар астыннан ягымлы итеп елмайган карашы, ничә еллар үтсә дә, әле дә күз алдымда. Беркайчан беркемгә тавыш күтәрмәс, әмма сүзе үтемле булыр. Тагын бер сыйфаты истә калган: башкалар турында фикерен җиде кат уйлап әйтер, гайбәтләргә бер дә кушылмас. Күрәсең, яшьлегем узган “Авыл утлары” редакциясендә бергә эшләгән чорда аны хатын-кыз образының өлгесе итеп күргәнмен. Югыйсә, шулкадәр үк хәтеремә уелмас иде.
-
Ярминкәләр гөрли
Ял көннәрендә мөслимлеләр Яр Чаллы ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продуктлары белән сәүдә итә.
-
Татарстанда бүген 28 яңа COVID-19 белән авыру очрагы расланган
Барлыгы 2 октябрьга Татарстанда 7284 COVID-19 белән авыру очрак теркәлгән.
-
Халык та канәгать, авыл да матурая
Үзара салым акчасына авылларда бик күп эшләр башкарып була. Югары Табын авыл җирлеге – шуның ачык мисалы.
-
Гошер сәдакасы җыю бара
Республикада, шул исәптән районда Гошер сәдакасы җыю бара. Аның максаты – Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән үстерелгән уңыштан мохтаҗларга, ярлы-ятимнәргә өлеш чыгару.