Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминлегебезне кайгырту максатында

Өлкәннәр ункөнлегенә билгеләнгән чаралар планына үзгәрешләр кертелә. Массакүләм чаралар вакытында социаль дистанция булдыру, шәхси саклану чараларын куллану сорала.

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Берләшкән Милләтләр оешмасы генераль ассамблеясе резолюциясе нигезендә 1991нче елдан бирле үткәрелүче бу дата бер үк вакытта өлкәннәр ункөнлегенә старт та бирә. Быел декадада нинди чаралар үтәчәк? Гомумән, коронавирус пандемиясе шартларында өлкән буын вәкилләре ничек яши? Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов белән әңгәмәбез шул хакта.
– Илгиз Хафизович, коронавирус инфекциясеннән саклану максатында куелган чикләүләр лаеклы ялдагыларның яшәешенә үзгәрешләр керттеме?
– Ярты елга якын дәвам иткән карантин шартларында өлкәннәр белән районның җәмәгать тормышында кулдан килгәнчә катнашырга тырыштык. Зурлап массакүләм чаралар үткәрү тыелганлыктан, аларның күбесе онлайн форматта узды. Үзешчән сәнгать өлкәсендә танылган райондашларыбыз “Балкыш” республика фестивалендә катнашты. Гармунчылар һәм хатын-кызлар вокаль ансамбльләре лауреат булды. Гармунчыларыбыз 7 октябрь көнне Казанда узачак гала-концертка чакырылды. Аерым башкаручылар Миргарифан Ханнанов, Наилә Демидова һәм Фәнил Вәлиев тә, уңышлы чыгыш ясап, лауреат исемен алдылар һәм бүләккә лаек булдылар.
Компьютерга өйрәнү буенча пенсионерлар арасында узган “Өченче буын-2020” республика конкурсында безнең районнан Ленар Камалов һәм Рәмзия Әхмәтова (мәрхүмә) җиңү яулады. Күптән түгел генә 40ка якын пенсионерыбыз башкалада экскурсиядә булып кайтты. Транспорт чыгымын Россия Пенсионерлар берлеге күтәрде. Моннан тыш авылларда яшәүче өлкәннәребез зур булмаган составта зиратларда өмәләр үткәрүдә катнашты.
– Ишетүебезчә, халык әкренләп гадәти тормышка күчә башлагач, быел өлкәннәр ункөнлеген, гадәттәгечә, күп төрле чаралар белән үткәрү планлаштырылган иде.
– Әйе, карантин режимы “йомшартылганнан” соң, күпмедер җиңел сулап куйгандай булган идек. Соңгы көннәрдә куркыныч авыруның кабат баш калкытуы, белгечләр фаразлаган “икенче дулкын”ның күтәрелүе билгеле булды. Шул сәбәпле безнең чаралар планына да үзгәрешләр кертелә. Аларның күбесен уздырудан баш тартырга туры килә. Авыл җирлекләреннән дә сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Без инде: “Мөмкинлегегездән чыгып үткәрегез, без халыкны массакүләм чараларга тартмау ягында”, дип җавап бирәбез. Ни дисәң дә өлкәннәрнең сәламәтлеге беренче планда торырга тиеш.
Район үзәгенә килгәндә, 3 октябрь – шимбә көненә билгеләнгән ярминкә, ачык һавада булганлыктан, узачак. Анда нигездә авыл хуҗалыгы продуктлары тәкъдим ителә. Ашлык алырга теләүчеләр, алдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 2-58-30 номеры аша заявка биреп, аны өйләренә китертә ала. Ункөнлек дәвамында җәмәгать мунчасында – бушлай, чәчтарашханәләрдә ташламалы бәяләрдән хезмәт күрсәтү планлаштырыла. 
Районда эшләгән оешмалары беткән пенсионерлар саны – 450гә якын. Башка елларда аларны массакүләм күңел ачу чараларына тарта идек. Ни кызганыч, быел мондый мөмкинлек юк. Күпкатлы йортлар ишегалларында узачак бәйрәм чараларын, спорт ярышларын да үткәрмәскә дигән карарга киленде.
Район башлыгы Рамил Муллин атналык планлаштыру утырышында ункөнлек дәвамында барлык оешмаларда да өлкәннәрне котлау, хөрмәтләү уздырылырга тиеш дип белдергән иде. Билгеле, һәр коллектив аның форматын үзе сайлый.
– Чараларга килүчеләргә нинди таләпләр куела?
– Төп таләп – Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән шәхси саклану чараларын куллану, ягъни битлек һәм перчаткалар кию. Бүгенге вәзгыятьтә массакүләм чараларда кул бирешеп, кочаклашып күрешүдән тыелырга киңәш итәбез. Барысы да үзебезнең иминлегебезне кайгырту максатыннан эшләнә. Абый-апаларыбыз, әби-бабайларыбыз Халыкара өлкәннәр көнендә һәм ункөнлек чорында гына түгел, балалары, оныклары һәм якыннары тарафыннан да даими игътибар һәм кайгырту тоеп, сәламәт яшәсен. Исән-сау булыйк, алдагы елларда очрашырга насыйп булсын!
Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев