Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Гыйлем бирү – киләчәкне кайгырту” 

Аллаһ йортларында дин сабаклары белән бергә татар теле курслары да ачыла. 

Гадәттәгечә, октябрь башында мәчет-мәдрәсәләрдә дин гыйлеменә өйрәтү буенча дәресләр башлана. Шул уңайдан күптән түгел районыбызда булып киткән Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте рәисенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, республиканың көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров белән әңгәмә кордык. 
 

– Равил хәзрәт, республикада мәчет-мәдрәсәләр каршындагы укуларны бердәм программа һәм методика нигезендә алып бару турында күптән сүзләр йөри. Гамәлдә бу уңайдан эшләр ничек тора? 
 

– Аллага шөкер, мөхтәсибәтләрдә бу яктан уңай шартлар тудырыла. Диния нәзарәте тарафыннан бик күп программалар таратыла, юнәлешләр тәкъдим ителә. Булсын ул “Хаҗ” бүлеге, “Зәкят” яки “Хәләл” бүлек. Рәсәйдә күркәм урында торган мәгариф бүлеге, ягъни укыту-дәресләр бирү бүлеге бар. Дин гыйлеме бирү буенча программалар эшләнгән, алар мөхтәсибләргә бирелә. Мәчетләр каршындагы, якшәмбе мәктәпләрендәге курсларда мөгаллим-мөгаллимәләребез шул программалар нигезендә укыталар. “Хозур” нәшриятында асыл тарихыбызны чагылдыручы, бик нигезле һәм фәнни булган китаплар күп басыла. Гакыйдә өлешендә булсынмы, фикх яки әдәп-әхлак өлешендә булсынмы – шуларның һәммәсеннән файдаланабыз... Аллага шөкер, дин гыйлеме бирүдә бердәм укыту программаларыбыз бар. Дәреслекләр белән тәэмин итүдә проблемалар юк. 
 

– Хәзрәт, дин сабаклары бирүче укытучыларның квалификациясен күтәрү буенча эш оештырыламы? 
– Ислам нигезләренә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтүче мөгаллимнәрне, октябрь аенда бергә җыеп, татар телебезне, ана телебезне укыту буенча курслар башлап җибәрәчәкбез. Андый курсларда, төрле форумнарда докладлар тыңлау, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туа. Бу районда – балалар белән, бу шәһәрдә өлкәннәр белән шулай эшлиләр икән, тегендә мондый яңалык бар икән дип, уртага салып сөйләшәләр, тәҗрибә алмашалар. Укытучылар аттестацияләр узалар, аларның гыйлемнәре даими тикшерелә. Бу мәсьәләгә зур әһәмият белән карыйбыз. Чөнки гыйлем бирү, дәрес бирү – киләчәкне кайгырту. Ул кирәкмәгән юнәлешләрнең, агымнарның үтеп керүенә пәрдә ролен дә үти. 

 

– Мөхтәсибәтләрдә дин дәресләре бирү өчен гыйлемле мөгаллимнәр җитә дип буламы? 
– Бу проблема бар иде. Аллага шөкер, ул әкренләп уңай якка хәл ителеп килә. Гыйлемле хәзрәтләребез арта. Бик күп апа-абыйларыбыз, читтән торып, дини уку йортларында белем ала. Халкыбыз шул рәвешле дин гыйлеменә булган сусавын баса. Алар төрле уку йортларында – мең еллык мәдрәсәләрдә, Россия ислам университетында, Болгар ислам академиясендә төпле белем алалар. Читтән торып уку мөмкинлекләре дә бар. Шулай ук башкаладан, мәдрәсәләрдән укытучылар китертеп, мөгаллимнәргә белем бирүне дә оештырабыз. Аллаһының рәхмәте белән халкыбыз дин гыйлемен ала. 

 

Аннары авылларда гомер буе укытучы булып эшләгән, халык алдында абруй казанган, кеше белән эшли белгән затларыбыз да дин гыйлеменә өйрәнә һәм үзе дә дәрес бирүгә алына. Андыйлар иң әүвәл әдәбе-әхлагы белән дә башкаларга үрнәк булырга, кешеләрне җәлеп итәргә тиеш. Гыйлеме булып та кеше тәкәббер, яман холыклы икән, аннан мәнфәгать аз булыр, билгеле. Андыйлар артыннан башкалар иярмәсләр. 
 

– Равил хәзрәт, соңгы вакытта мәхәлләләрдә имамнарга кытлык күзәтелә. Өлкәннәргә алмашка килүче яшьләр юк. Бу проблеманы хәл итү юлын нидә күрәсез? 
– Россия буенча караганда, мәчетләр саны иң күп булган төбәк без. Илдәге мәчетләрнең 26 проценты – безнең республикада. Имамлык вазыйфасы – җәмгыять каршында да, хөкүмәт каршында да бик тә авыр хезмәт. Халыкка армый-талмый хезмәт итү, кеше белән эшләү зур җаваплылык сорый. Имамнарга кытлык күп вакыт финанс мәсьәләләренә дә килеп тоташа. Имам-хатыйплык ул вазыйфа гына түгел, русча әйткәндә, “призвание” булырга тиеш. Бу вазыйфага кешене мәҗбүри билгеләп куеп булмый. Мәхәллә мәчетләрендә эшләүче бүгенге имамнар үзләренә алмаш әзерләргә бурычлы. Бездә икенче имам, ярдәмче имам дигән вазыйфа бар. Шуңа күрә өлкән имамнарыбыз үзенең мәхәлләсеннән әлеге эшкә кулай дип санаган яшь дин кардәшен, тәрбия кылып, читтән торып укырга җибәрүне кайгыртырга тиеш. Ул гыйлем алып кайтканнан соң, хәзрәт имамлык вазыйфасын аңа тапшыра ала. Остабикәләргә килгәндә, тормыш тәҗрибәсе дә, гыйлем дә туплаган олы яшьтәге апаларыбыз бар. Алардан бик күп файда, бик күп мәнфәгать. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в): “Бәрәкәт – олылар белән”, – диде. 

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев