«Җәяүле» операциясе старт алды
ДАИ

«Җәяүле» операциясе старт алды

Ун көнлек профилактик операция вакытында машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә игътибар үзәгендә булачак.

19-28 июнь көннәрендә Мөслимдә "Җәяүле" операциясе старт алды. Профилактик чара җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан үткәрелә. "Машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә җәяүле кичүләрендә хәрәкәт итү өстенлеген бирмәвенә, ә җәяүлеләрнең мондый кичүләр булмаган урыннарда юл аркылы үтүләренә аерым игътибар бирәчәкбез, яктылыкны кайтаручы элементлар да контрольгә алыначак", – ди районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев