Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

16 декабрь. Түрешлеләр җиңү яулый. 

Куйбышев исемендәге колхозның Түреш бригадасында товарлыклы-сөтчелек фермасы оешуга әле бер генә ел. Терлекчеләр быел һәр сыердан уртача 2580 килограмм сөт алырга булганнар иде. Йөкләмә унбер айда ук уңышлы хәл ителде. Дәүләткә сөт сатуның еллык планы да 102 процентка үтәлде. Хәзер Г. Хәйдәров җитәкчелегендәге бу коллектив 1979 ел исәбенә эшли. Савымчы Галия Хәсәншина инде 3000 кило-граммлы чикне узып китте. Фәридә Гомәрова, Кафия Ногманова иптәшләр һәр сыердан 2615-2484 килограмм сөт алдылар. Алар группасында көнлек савым 7,1-6,8 килограмм тәшкил итә. Ә ферма буенча бу сан – 6,2 килограмм.

Г. Шабаева.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев