Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

Мәскәүдән – Мөслимгә

Күптән түгел генә Мәскәүнең “Уен” театры Мөслим эшчеләр поселогына килеп, бик күңелле юмор кичәсе бүләк итеп китте. Программа нигездә артист Бәрхәт Гәрәй чыгышларыннан тора.

Б.Гәрәй тормышыбызда яшәп килүче төрле кимчелекләрне көлү уты белән көйдерә. Аның репертуарында Ф.Шәфигуллин, Р.Тимершин, Р.Ханнанов, Ю.Салаватов һәм башка авторларның әсәрләре төп урын алган. Юмор кичәсен алып баручы һәм җырчы Зөбәйдә Фәхретдинова да тамашачыларның олы ихтирамын яулады.

Ф. Садриев.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев