Бу көнне Мөслимдә!
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә!

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

19 октябрь. Наказ үтәлде

Авылдашлары терлекче, депутат Ф. Зариповага халык су эчә торган коены ремонтлауны наказ итеп биргәннәр иде. Хәлнең җитдилеген яхшы аңлады Фәрхениса. Бу тәкъдимне тормышка ашыру өчен ул колхоз идарәсе, авыл Советы башкарма комитеты юлын шактый таптады. Сессиядә запрос белән чыкты. Пенсионер К. Зарипов, механизаторлар Ф. Мохитов, М. Арсланов, эретеп ябыштыручылар А. Мохитов, Т. Сабитов иптәшләр наказны үтәүгә теләп алындылар һәм озакка сузмыйча коены чистарттылар, башка эшләрне башкардылар. Авыл халкының суга ихтыяҗы канәгатьләндерелде, наказ үтәлде.

Җ. Сибаева, Әмәкәй авыл Советы секретаре.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев