Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Почта ташыдык

1959 елның октябрь аенда, Калинин районы бетерелгәч, Мөслим районы оештырылды.

Мине Симәктән ат белән по­чта ташучы итеп куйдылар. Ул ва­кытта почта җитәкчесе Наилә апа Миндәева иде. Аның ярдәмчесе – Халидә. Атка кыңгыраулар та­гып, Елгабаштан, Мари Бүләрдән, Мөслимнән көнаралаш почта ташый идек. Яңа Сәеттән, Торыштан, Елга­баштан, Симәктән почта кайтканны көтеп тора идек. Почтаны безгә, ягъ­ни хат ташучыларга өләшергә бүлеп бирәләр иде. Икенче көнне газета- журналларны, хатларны авылда та­ратам, аннан соң Симәккә китәм. Яз- көз айларында атка атланып йөри идем.

Ул чорда биш елга бер тапкыр партия съезды була иде. Партком секретаре Наил абый Хәбибуллин си­гез төрле газета ала иде. Ул съезд ма­териалларын көн саен китереп тап­шыр, дип каты куйды. Тимершәех абый Фазуллин газета-хатларны илтеп бирә алмасаң, өйгә килеп алды. Бик күп төрле газета-журнал­лар алдыртты, үзе дә газеталарга мәкаләләр язды. Ул вакытта газета- журналларга язылу мәҗбүри бул­ды, газета-журналлар килмәгән йорт булмагандыр да. Подписка вакы­тында хезмәт хакы бирелгән көндә почта җитәкчесе белән хат ташучы газетага яздырдылар. Ул чорда пен­сия акчасын өләшмәдек. Хезмәт ха­клары бик түбән булса да, халык по­чтада сатылган открыткалар, лоте­рея билетларын теләп алды. Посыл­ка белән тегү машиналарына кадәр кайтарта иделәр. Унышар посылка алып кайткан чаклар булды. Посыл­ка җибәрүчеләр дә бик күп була иде. Почтада эшләгән чор бик күңелле ва­кыт булып истә калган.

Мөҗәһидан Мортазин.

Исәнсеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев