Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Яңа Усыда урам бәйрәме

Туган авылымда матур чаралар әледән-әле оештырылып тора.

Күптән түгел генә Яңа Усы авылы мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә авылның Пионер урамында Урам бәйрәме үткәрдек. Урамдашлар белән җыр-моңга бай очрашуда, барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, рәхәтләнеп күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, яшьлектәге җырларны, истәлекләрне барлап, рухи яктан ял итеп кайттык. Бәйрәм, гадәттә, мул табынсыз булмый. Казанда пешкән пылау, хуш исле чәй, шушы урамның уңган ханымнары пешергән тәм-томнар белән сыйландык. Вакытның үткәне сизелмәде дә. Күңелле уеннар бу чараның дәвамы булды. Бәйрәмдә катнашкан һәркем өчен истәлекле булды бу көн. Ни дисәң дә, яшьлек хатирәләре онытылмый бит. Пионер урамында гомер итүчеләр мондый бәйрәмне алдагы елларда да үткәрергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Пионер урамы, афәрин!

Маргарита Идиятуллина, Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев