Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Игелекле эшләр

"Август-Мөслим" агрофирмасы бүләк ясаган.

– 19 июньдә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, бәйрәм белән котлап, “Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчелеге үзләре карамагындагы авылларның фельдшерларына азык-төлек пакетлары таратты. Безне болай зурлаучы юк иде әле. Күңелебез булды! Безне хөрмәтләгән өчен фельдшерлар исеменнән “Август-Мөслим” агрофирмасына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрендә зур уңышлар телибез. Быел үзләре эшли торган авыл җирлекләренең тыл ветераннарын, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннарны район газетасына подписка белән дә бүләкләделәр. Бусын “Авыл утлары”ннан укып белдем. Рәхмәттән башка сүз юк! Кыска гына вакыт эчендә зур мәйданнарда җир эшкәрткән, сөтчелек комплексын сафка бастырган агрофирма менә шундый игелекле эшләре хисабына күләмле эшләр башкара.

Лидия Егорова, Крәш. Шуран

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев