Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Үсентеләр нык һәм сәламәт булсын өчен

Февральдә бакчачылар эшкә керешә: яшелчә, чәчәк рассадалары үстерә.

Үсентеләр өчен черемәле туфрак яки торф катнашмасы әйбәт. Тик торф туфракның әчелеген арттыра, шуңа күрә катнашмага бераз акбур өстәргә кирәк. Чәчү, үсентене күчереп утырту өчен туфракны һәм савытларны (искеләрен генә түгел, яңаларын да) зарарсызландырырга кирәк. Моның өчен марганцовка эремәсе кулланырга була. Туфракка шушы эремәне сибәсе. 

Туфракны кыздырып та зарарландыручылар бар, ләкин әлеге ысул мәшәкатьлерәк. Корыч савытка салынган туфракка кайнар су агызыгыз һәм туфракны калай табага таратыгыз. 25 минут җылытылган духовкада тотканнан соң, туфракны бер атнага суыкка чыгарып куябыз. Бераз ял иткәннән соң туфракны кулланырга ярый.

Орлыкларны кокос субстратына да чәчәргә була. Үсентеләр бу субстратны бик ярата: яхшы үсә һәм череми.

Чәчкәнче орлыкның тишелешен тикшерергә кирәк. Орлыкларны тозлы суга салып тикшерергә була. Бер стакан суга 10 грамм чамасы тоз салабыз һәм орлыкларны шунда 5-10 минут тотабыз. Начар орлыклар өскә калкачак, яхшылары төпкә батачак. 

Сәламәт үсенте үстерү өчен орлыкларны да зарарсызландырырга кирәк. Моның берничә ысулы бар.

Рәмилә Сәләмова

Зөлфия  Җәлилова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев