Яшелчәләргә игътибар һәм тәрбия кирәк
Ел да шушы вакытта уңган бакчачылар уңышны кайгыртып, яшелчә орлыкларын барлый, үсентеләр белән мәш килә
Райондашыбыз Ландыш Солтанова кечкенәдән яратып яшелчәләр тәрбияләп үстерә. Җиләк-җимешләре дә, чәчәкләре дә яратуны тоеп, мулдан уңыш бирә, шаулап чәчәк ата.
– Күпләп помидор, кыяр, болгар борычы, баклажан, кәбестә, петунияләр үстерәм. Борычны мин гадәттә февраль аенда чәчәм. Тик өздереп кенә числосын әйтеп тә булмый кайчак. Менә былтыр җылы дип, үсентеләрне майда теплицага чыгарып утырткан идек, ашыктык булып чыкты. Озакка сузылган салкыннар теплицадагы үсентеләрнең шактыен өшетеп өлгерде, – ди Ландыш.
Ландыш күпфатирлы йортта гаиләсе белән гомер кичерә. Күпләр өчен мондый “ташкапчык” йортлар ялкаулар өчен кебек. Тик Ландышка түгел! Туган авылы Салауз-Муханда, әтисе белән әнисе ихатасындагы бакча тулысынча Ландыш карамагында. Җаны теләгән рәвештә түтәлләр ясап, елдан-ел уңыш алуда төрле тәҗрибәләр кулланып эшли райондашыбыз.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 14 февраль саныннан укыгыз.
Фото – Ландыш Солтанованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев