Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Биш тукландыру ысулы

Бакчадагы яшелчәләр мул уңыш бирсен дисәгез, киңәшләрне кулланып карагыз.

1. Кәбестә өчен:
Сезон дәвамында  өч тапкыр  (9%) аш серкәсе белән сугарырга . Моның өчен  10 литрга 100 мл серкә алына.. Лейка белән кәбестә өстенә сибәргә, кәбестә чиста һәм татлы булып үсә.

2. Суган өчен :
10  литр суга 100 грамм чүпрә алына, Ике сәгать тотканнан соң, сугарырга.

3. Укроп өчен:
Укропны 10 литр суга 1 кашык мочевина салынган эремә белән тукландырырга.

4. Редиска өчен:
10 литр суга 300 грамм агач көле салып болгатасы. Кичке якта тамырга сибәсе.

5. Болгар борычы өчен:
Бер литр суга 50 грамм чүпрә, ярты стакан шикәр комы салып, 7 көн төнәтергә. Яшелчәләргә сибәр алдыннан 10 литр суга 1 стакан төнәтмә салына. 

Оксана Исламова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев