Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бүген - Качману бәйрәме (+фоторепортаж)

Христиан динендәгеләр өчен Рус Шуган авылында Качману бәйрәме үтте.

Рус Шуган авылында Качману бәйрәме үтте. Бәйрәмдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашты һәм чарага җыелучыларга  теләкләрен җиткерде.

– Борынгыдан килгән гадәт буенча 19 гыйнварга каршы төнне халык чиркәүдә гыйбәдәт кыла һәм төннең икенче яртысында су керә башлый. Бу көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күлләрдә бәке ясала. Бәйрәм көнне чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия дигән ышану яши, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Көне җил-буранлы булуга карамастан, бәйрәмгә җыелучылар шактый иде. Шумбут күлендә махсус ясалган бәкедә генә быел коенучылар булмады. Никита атакай халыкны сәламләде һәм суны изгеләндерде. 

Качмануда елга яки күлдә су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңел чистарына, төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши. Качману бәйрәмендә изгеләндерелгән суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклаучылар да бар. Шумбуттан православие динендәгеләр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә изгеләштерелгән су алды. 

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев