Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кукин балыгы, кап!

Быел Мөслимдә алтынчы мәртәбә “Кукин фестивале” үтте. Традицион балыкчылар ярышы елдагыча июль аенда “Кояшлы Ык” ял паркында – су буенда оештырылды. Балыкчыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләп, уңышлар теләде.

Фестивальдә катнашучылар, командаларга бүленеп, эстафета ярышларында катнаштылар. Бу өлештә командаларга дүрт сынауны вакытка үтәргә туры килде. Эстафетада дүрт команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча Бәдретдиновларның “Күршеләр” командасы беренче урынга лаек булды. 
Балык тоту өчен бер сәгать вакыт бирелде. Бу көнне балыкчылар ярышта бары тик кукин балыгы тотып кына ярыша ала иде. 
 “Иң күп балык тотучы” номинациясендә Ирек Минһаҗев җиңүче булды. Бер сәгать эчендә райондашыбыз 42 балык тотып өлгергән иде. 15 сантиметр озынлыктагы иң олы балыкны 11 яшьлек Искәндәр Сәетгалиев эләктерде. 
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев