Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Качману – пакьләнү көне

19 гыйнварда православие динен тотучылар Качмануны (Крещение) бәйрәм итә.

Михайловка авылында православие динен тотучылар күп.

– 18 гыйнвар көнне авылыбызга Никита атакай киләчәк. Бу көнне ул Михайловка авылындагы Гераськин коесы чишмәсендә һәм Мәллә елгасында изгеләндерү йоласын башкарачак, – ди Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина. – Әлеге чарада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлегендә хезмәт куючы авылдашларыбыз да катнаша. Авылдашларыбыз, кунаклар изгеләндерелгән су ала, коткару хезмәтендә эшләүчеләр күзәтчелеге астында бәкедә коена ала.

Һәр милләттә, һәр диндә су – чистарыну, пакьләнү символы. Күңелебез, башкарган эш-гамәлләребез һәм уйларыбыз да пакь һәм саф булсын! Җирлегебездәге төрле милләт вәкилләре үзара дус һәм бердәм яшәсен!

Фәридә Гайнетдинова

Фото – Михайловка авыл җирлеге архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев