37 елдан соң көтелгән бүләк: янгын сүндерүчеләрнең бинасы капиталь ремонттан соң ачылды
123 санлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре өчен Республика көне икеләтә истәлекле булды: 1986 елда сафка баскан, шул вакыттан бирле ремонт күрмәгән бина яңадан кулланылышка тапшырылды. Хөкүмәт программасы нигезендә башкарылган капиталь ремонт янгын сүндерүчеләргә зур бәйрәм бүләге булды
Һәр тармакка игътибар бар
Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. Ул республика җитәкчелегенең һәр өлкәгә кайгырту күрсәтүен ассызыклады. – 123 санлы янгын сүндерү-коткару бүлеге бинасы районыбызда озак еллар ремонт күрмәгән бердәнбер бина иде. Ниһаять, быел хөкүмәтебез ярдәме белән капиталь ремонт үткәрә алдык. Бина заманча итеп төзекләндерелүдән тыш, кирәкле җиһазлар белән дә тәэмин ителде. Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтебезне җиткерәм. Бүген янгын сүндерү-коткару бүлеге бинасы иң матур биналарның берсе булды, – диде Альберт Хуҗин. Ул шулай ук төзекләндерү эшләрен башкарган «Таткоммунжилсервис» оешмасы җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтовка Рәхмәт хатын тапшырды. Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вәҗетдинова һәм каравыл башлыгы Раушан Сафиуллин Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелүләре турында таныклык алдылар.
Куркыныч һөнәр вәкилләренә имин көннәр
Альберт Борһанов янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләрен сөенечле вакыйга уңаеннан тәбрикләде. Ул аларның түземлек һәм сабырлык таләп итә торган куркыныч һөнәр башкаруларына тукталды һәм тыныч, имин эш көннәре теләде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең 15нче янгын-коткару отряды башлыгы Алмаз Мифтахетдинов та тантанада катнашты. – Капиталь ремонт үткәрергә ярдәм итүегез өчен, Альберт Робертович, сезгә һәм Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебезне җиткерәм. Янгын сүндерүчеләргә республикабыз җитәкчелеге һәм министрлык тарафыннан зур игътибар бирелә. Соңгы берничә елда исә республика җитәкчелеге тарафыннан ремонт өчен финанс ярдәме күрсәтелә, бүлекләр заманча җиһазландырыла башлады. Биредә хезмәт куючы һәр кешегә имин көннәр, матур хезмәт нәтиҗәләре һәм сәламәтлек телим, – диде ул.
Эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар
123 санлы янгын сүндерү-коткару бүлегенең каравыл башлыгы Раушан Сафиуллин коллектив исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде: – Озак еллар тузган, таушалган бинада хезмәт куйдык. Бүген без ремонтланган, матур бинага килдек. Ихлас күңелдән район җитәкчелегенә, республикабыз хөкүмәтенә рәхмәтебезне белдерәм. Бина заманча җиһазлар белән тәэмин ителде, эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Районыбызда янгыннар, куркыныч афәтләр булмасын!
Тантаналы чара төгәлләнгәч, кунаклар яңартылган бүлмәләрне карадылар, янгын сүндерүчеләр белән якыннан аралаштылар һәм аларның эш шартлары белән таныштылар.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев