Һәр эшне бергәләп башкаралар
Өйдә – пөхтәлек, ишегалдында тәртип саклау, чәчкә-гөлләр үстерү хатын-кызга йөкләнгән, дип уйлый кайберәүләр
"Бу – хата”, – ди Иске Вәрәш авылында гомер итүче Ландыш һәм Илгиз Мирсәяповлар.
– Икәү бергә көч куеп эшләгәндә, бер-береңә юл биреп гомер кичергәндә генә яшәү матур була. Безнең өйдә эшне “синеке-минеке”нә бүлү дигән әйбер юк. Илгизем белән бергәләп чәчәкләр дә үстерәбез, сый-нигъмәтле табынны да икәү әзерлибез. Ихатадагы төзеклек, чисталык өчен күбрәк тормыш иптәшем җавап бирә. Минем вакытым өй һәм эш арасында үтә, – ди Ландыш Мирсәяпова.
Ландыш фармацевт булып эшли. Даруханә киштәләрендәге препараталар нинди төгәллек белән тезелсә, шәхси ихаталарындагы бакчада чәчкә-гөлләр дә шулай ук тәртип белән утыртылган. Чүлмәкләрдә, аерым җир кишәрлекләрендә урын алган чәчәкләр җәйге матурлыкка тагын да бер ямь өсти кебек.
– Чәчәкләр яратмаган хатын-кыз юк ул. Ир-атлар да чәчәкләр ярата! Матурлык күзләрне иркәли. Безнең бакчада иң гади чәчәк – роза. Берничә төрдә бархатцы, аквилегия, пион, флокслар үсә. Матурлык рухи халәт өчен дә зур әһәмияткә ия. Чәчәк орлыкларын үзебез әзерлибез, күз төшкән ят чәчәкләрне сатып та алабыз, – ди Илгиз абый.
Мирсәяповларның капкасын ачып керү белән үзеңне гүзәллек иленә эләккән кебек хис итәсең. Бакчаларында бер генә чүп үләне дә тапмассың! Бөтен җирләре ялт иткән! Биредә тырыш кешеләр яшәвен ялтырап торган гөл чүлмәкләре дә күрсәтеп тора.
– Тормыш иптәшең белән бер дулкында булсаң, бәхет шул инде ул. Илгиз белән нинди эшкә тотынсак та, тиз һәм күңелле башкарыла. Хәләлем тәртип, пөхтәлек ярата, чәчәкләр үстерергә һәм ризыклар әзерләргә дә хирыс. Икәү-
ләп авылның "Ялкынлы" халык театрында уйныйбыз Ашарга пешерү осталыгы барлыкка килүгә сәяхәтләр сәбәп булгандыр. Без сәяхәт итәргә яратабыз. Кая барсак та, милли ризыкларны татып карыйбыз. Илгиз, кайткач, кызыгып, ул ризыкларны өйдә әзерләп карый, фантазиясен кушып, гадәти булмаган ашамлыклар да уйлап таба. Тортларны бик оста ясый! Камыр ризыклары булсынмы, беренче яисә икенче ашлармы – барысы да ашап туйгысыз тәмле була, – ди Ландыш апа.
Гаилә Эльбрус, Машук, Кавказ тауларын яуларга өлгергән. Пятигорск, Железноводск, Ессентуки, Кисловодск, Сочи шәһәрләрен, Грузия, Төркия кебек чит илләрдә, Чечня республикасында булып, андагы матурлыкка сокланып кайтканнар.
– Илгиз 36 ел газ участогында хезмәт куя. Районыбыздагы бөтен авылларда да булганы бар. Ул мине дә Мөслимнең барлык авылларында, аннан якын-тирә районнарда йөртеп чыкты. Тора-бара республиканың без булмаган бер генә шәһәре, бер генә районы да калмады. Күп йөргәч, читтә күргән матурлыкны үзебезнең ихатада да булдырасы килә. 9 сыйныфта укыганда, безне Киев, Житомир, Харьков шәһәрләренә экскурсиягә алып барганнар иде. Шунда үзәк мәйданда чәчәкләрдән эшләнгән чын сәгать күреп шаккаткан идем. Шулай итеп, чәчәкләр яратуым мәктәп елларыннан ук башланды, – ди Ландыш апа.
Ландыш апа төгәллек ярата. Шулай булмаса, 34 ел дәвамында фармацевт булып эшли алмас иде. Илгиз абый белән ике ул үстергәннәр. Балаларын олы тормыш юлына озатып, үзләре теләгәнчә яшәр һәм сәяхәт итәр өчен, яңа сәхифә ачылган вакыт.
– Гизәсе илләр, яулыйсы таулар, тамаша кыласы матур урыннар шактый әле. Иң мөһиме – Аллаһ сәламәтлектән аермасын! – диләр Мирсәяповлар.
Фото – Мирсәяповларның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев