Татарстанда язгы чәчүгә әзерлек актив бара
Татарстанда язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, көзге культураларның 98 проценты (480 мең гектар) яхшы хәлдә. Республикада орлык белән тәэмин ителеш 120 процент тәшкил итә.
Минераль ашламалар туплау дәвам итә. Техника әзерлеге буенча тракторларның 86, чәчкечләрнең 92 проценты әзер. Министр техниканы ремонтлауны 15 мартка кадәр төгәлләргә кушты. Кадрлар мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә: яшь белгечләрне һәм студентларны җәлеп итү эше башланды.
Фото: Татар-информ
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев