Район башлыгы язгы чәчүгә әзерлек белән танышты
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы язгы чәчүгә әзерлек белән танышты

Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән берлектә «Туган як» һәм «Август-Мөслим» агрофирмаларында, «Исламов» крестьян-фермер хуҗалыгында булып, аларны язгы чәчүгә әзерлеге белән танышты.

"Техниканың әзерлеге югары, запас частьлар белән проблемалар юк. Агрофирмалар чәчүлек орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Ашламалар план нигезендә график буенча китерелә", - дип яза әлеге хакта район башлыгы А.Хуҗин үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев