Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Ни чәчсәң, шуны урырсың

“Туган як” агрофирмасы хезмәткәрләре язгы чәчүне түземсезләнеп көтә

Ремонт төгәлләнеп, техника әзерлек сызыгына куелган. Чәчүлек орлык, ашлама белән проблемалар юк.

– Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәнең безнең агрофирмада узуы да эшебезнең уңышлы баруын күрсәтә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов, “Татагролизинг” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Фәттахов язгы чәчү кампаниясенә әзерлеккә, аграр сектор үсешенә уңай бәя бирде. Быелгы сезонда да сынатмаска исәп. Агрофирманың чәчүлек җирләре 17 мең гектардан артык мәйданны били, шуның 12 мең гектары – Мөслим районында, – ди “Туган як” агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров.

“Туган як” агрофирмасында 106 миллион сумга техника яңартылган. “Амазон” маркалы ике чәчү комплексы, печәнне пресслап җыйгыч, телескопик төягеч, үзйөрешле агу сибү комплексы, 260 ат көченә ия трактор кайткан. Агрофирманың дүрт хезмәткәренә автомобильләр тапшырылган.

– Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип белми әйтмәгәннәр. Бөтен нәрсә чәчүлек орлыгына бәйле. Ул бездә – алтынга тиң! Бәрәкәтле, уңышлы ел булсын! – ди “Туган як” агрофирмасы механизаторы Илнар Шәйхуллин.

Аграрийлар уҗым тукландыруга кереште. Уҗым культуралары 3500 гектар мәйданны били. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, һәр гектарга

40 килограмм ашлама тупланган. Әлеге күрсәткечне 95 килограммга җиткерергә исәплиләр.

Орлыкны язгы чәчүгә әзер-ләү дә оешкан төстә бара.

– Агрофирмада 116 кеше хезмәт куя. Сезон вакытында эшчеләр саны 140ка җитә. Уртача хезмәт хакы 92500 сум тәшкил итә. Эшкә җаваплы мөнәсәбәт булсын өчен, ел саен кызыксындыру чаралары кулланып, яңа мөмкинлекләр бирелә. Узган ел агрофирманың дүрт эшчесе чит илгә барып ял итеп кайтты. Язгы чәчүдә алдынгылар рәтендә булган механизаторлор ял йортларында сәламәтлекләрен ныгыта. Быел да механизаторларыбыз сынатмас, дип ышанабыз. Кыр эшләренә җәлеп ителгән эшчеләрне көненә өч тапкыр кайнар ризык белән тукландыру оештырылган, – ди Раил Җиһангиров.

“Туган як” агрофирмасы быел, яңа төр культура буларак, фацелия һәм люцерна чәчәргә планлаштыра. Әлеге культуралар 500 гектар мәйданны биләячәк. Терлек азыгы буларак кулланылучы люцернаны агрофирма орлык материалы буларак үстерәчәк.

Язгы культураларның адаптив, стресска чыдам сортларын чыгару белән шөгыльләнүче агрофирма быел язгы бодайның алты сортын сынап карарга исәпли.

– Сынау 46 линиядә башланып киткән иде, быел өч линиядә тикшерүләр үткәрергә планлаштырабыз. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән берлектә язгы бодайның яңа сортын чыгару юнәлешендә эшлибез. Ул ипи пешерү өчен генә кулланылачак. “Чаллы икмәге” җәмгыятенә икмәк-булка эшләнмәләре җитештерү өчен кирәкле 25 мең тонна бодай (еллык ихтыяҗ) тулысынча “Туган як” агрофирмасында үстерелә. Икмәк табынга барып җиткәнче озын юл үтә. Әлеге юлның һәр участогы тырыш хезмәт белән бәяләнә. Агрофирманың һәр хезмәткәре бәрәкәтле табынга үз өлешен кертә, – ди “Туган як” агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров.

Агрофирма каршында эш-ләүче Орлык академиясендә дә эш туктап тормый. Академиянең махсус җир биләмәләрендә ике төрле технология нигезендә орлыклык икмәк үстерелә. Ул чәчү материалы һәм ипи пешерү өчен кулланыла.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев