Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Маллар да исәптә

2024 елда бер яшьтән зуррак савым сыерлары, ана кәҗә һәм кәҗә бәтиләрен тоту чыгымнарының бер өлешен каплау өчен дәүләт ярдәме алырга тагын бер критерий өстәләчәк.

Бу хакта Хөкүмәт йортында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган киңәшмәдә әйтелде. Анда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.  
– Маркировкаланган авыл хуҗалыгы хайваннарына гына субсидия түләнәчәк. 2023 елның 1 августыннан вак мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә керешәчәкләр. Хезмәт әлегә бушлай күрсәтелә. Халык бу процедураның салым түләттерү максатларында түгел, ә терлекләрне электрон исәпкә алу өчен үткәрелүен аңласын иде. Закондагы төзәтмәләрнең максаты – терлекләрдә йогышлы авыруларны профилактикалау максатыннан  аларның күчүенә контрольлек итү. Шулай булганда терлекчелек продуктларының чыккан урынын һәм куллануын кибет киштәсенә кадәр килү юлын күзәтергә була. Шулай ук инфекцияләр чыганагын вакытында ачыкларга һәм сальмонеллез кебек авыру белән зарарлану очракларын киметергә ярдәм итәчәк, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

2023 елның 1 сентябреннән маркировка үткән сөт һәм итне генә сатып булачак.

Фото "Мөслим-информ"архивыннан.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев