Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һәр бөртеге – сыйлы хәзинә

Бүген басуларда урак өсте. Булган икмәкне югалтусыз җыеп алу өчен игенчеләребез һәр минутның кадерен белеп эшли.

айон мәдәният йорты үзешчәннәре быел да басу-кырларга барып, игенчеләргә концерт куйды. Агитбригада үз чыгышларын “Исламов” фермер хуҗалыгында башлады. Концерт игенчеләрнең төшке аш вакытында оештырылды. Игенчеләрне сәламләргә район башлыгы Альберт Хуҗин да барды.

– Артистларның чыгышлары игенчеләргә эштә ярдәм итә дип саныйм. Ишетеп торабыз: кайбер хуҗалыкларда гектарыннан 5-6 центнер уңыш чыга. Ә сездә – сөенерлек, 22 центнер! Быелгы ел өчен бу – чын мәгънәсендә, могҗиза. Өч төрле корылык булган елда – җир, һава һәм җил корылыгы шартларында да хуҗалык югалып калмаган. Чөнки чәчкәндә дә, җирне эшкәрткәндә, тәрбияләгәндә дә зур игътибар бирелгән. Икмәкнең бүген һәр бөртеге кадерле, инде булганын үз вакытында җыеп алырга кирәк, – диде Альберт Хуҗин.
Исламовлылар быел минималь технологияләр кулланып, дым саклау технологиясенә таянып эшләде. Бүгенге көндә хуҗалыкның Мөслим белән Олы Чакмак арасындагы басуында язгы бодай суктыру бара. 387 гектар мәйдан биләгән басуда барлыгы 14 комбайн, янгын сүндерү һәм ягулык салу машиналары эшли.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 4 август санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев