Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Агитбригада – басуларда

Урак өсте. Игенчеләр икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен көрәшә. З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты үзешчәннәре, басуга барып, игенчеләргә җыр-биюләрен бүләк итә. Узган шимбәдә үзешчәннәр “Исламов” фермер хуҗалыгы игенчеләрен сөендерде.

Концерт игенчеләрнең төшке аш вакытында оештырылды.

– Тырыш хезмәтегезнең матур нәтиҗәләрен күрергә насыйп булсын! Агитбригадалар чыгышын “Исламов” хуҗалыгыннан башлап җибәрдек. Очрашулар урак тәмамланганчы дәвам итәчәк, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, игенчеләргә күңел күтәренкелеге теләп.

Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов игенчеләргә премияләр тапшырды. Премияләр эш башыннан нәтиҗәле хезмәт куйган һәм югары күрсәткечләргә ирешкән Фәнис Минһаҗевка, Ринал Хаҗиевка, Руслан Вәлиевкә, Риф Мөхәмәтовка, Искәндәр Бәдретдиновка, Алмаз Гаттаровка, КамАЗ шоферлары Ринат Фәрдиевка, Азат Латыйповка, Закирҗан Хәбировка, Илгиз Дәүләтовка бирелде.

– Быел һава торышы бик уңай килде. Көннәр матур. Без 25нче сезон урып-җыюга керештек. Бу кадәр мул иген булган елны хәтерләмим, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов. – Игенчеләргә эшләү өчен бөтен шартлар да тудырылган, ике мәртәбә ашату оештырылган. Өстәмә түләүләр, кызыксындыру чаралары булгач, егетләр ярышып эшли. Узган ел уңышлы булмаса да, без механизаторларны акчасыз калдырмадык, хәтта икеләтә түләдек. Басу-кырларда эшләүчеләр арасында яшьләрнең күп булуы сөендерә, урып-җыю кызу темплар белән бара.

– Элек сыйныф белән кыр батырларын сәламләргә басуга бара идек. Мәктәптә укыган чорда фермага, басу-кырларга баргач алган тәэсирләр бүген дә күңелдә саклана. Үзешчәннәр дәртле җыр-биюләре белән кәефне тагын да күтәрде. Ходайның рәхмәте, көннәр матур тора. Безнең бурыч – икмәкнең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алып, гәрәбәдәй сары бөртекләрне ындыр табагына озату, – ди механизатор Илгиз Дәүләтов.

“Исламов” фермер хуҗалыгында яшьләрнең тәҗрибәле механизаторлар белән киңәшләшеп эшләвен күреп кайттык. Эшне дөрес итеп оештырган җирдә уңыш та мул була.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев