Мөслим күпере ачылды!
Күпердә ремонт эшләре дүрт ай дәвам итте
Мөслим күперендә ремонт бару аның аша йөрүчеләргә мәшәкатьләр тудырды. Бармак бөгә-бөгә көннәрне санап, халык ремонтның тизрәк төгәлләнүен көтте.
– Бу күпер бетон һәм металл конструкциясе генә түгел, ул – безнең тарихыбыз. Ярты гасыр ул район халкына гына түгел, күрше районнарга һәм республикаларга да тугры хезмәт итә. 1970 елда төзелгән күпер районыбызның беренче гербында да сурәтләнгән. Ярты гасыр эчендә ул безнең тарихыбызның, гореф-гадәтләребезнең һәм йөрәгебезнең бер өлешенә әйләнде. Бу күпердә чыгарылыш сыйныф укучылары таң каршы алган, яшь парлар туй көнендә аны кулга-кул тотынышып үткән. Яраткан күперебез яңартылды һәм алга таба хезмәт итәргә әзер. Ул ике яр арасында ныклы звено, көн саен эшкә йөрүче райондашлар, туган илебез кырларында эшләүче техника өчен ышанычлы маршрут һәм халык бердәмлеге символы, – диде
район башлыгы Альберт Хуҗин, шатлык яшьләрен яшермичә.
Моңарчы җыелма тимер-бетон плитәләрдән торган күпер монолит плитәләрдән эшләнде. “Ноябрь азагында төгәлләнер дип уйлаган эш бер айга иртәрәк тәмамланды. Күпер ремонтында катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтемне белдерәм”, – диде “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов.
Тантаналы шартларда “Керү тыела” билгесен “Күпер аша юл ачык” билгесенә алыштыргач, күпердән төзелеш эшләрен башкарган техника үтте. Әллә күз ияләшмәгән, күпер озынаеп киткән кебек. Шундый зур!
– Күпер ремонты 16 июньдә башланган иде. 130 көн эчендә күперне сүтеп җыйдылар. Ремонт кызу темпта барды, инде озак хезмәт итсен иде! – диде райондашларыбыз.
Юл төзелеше өлкәсендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы төзелеш-монтаж эшләре остасы Алмаз Вагыйзов, “Мост” төзелеш оешмасы директоры урынбасары Рөстәм Шәяхмәтов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булды. “Татавтодор”ның Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев һәм ясалма фәһемнән күпер төзелеше турында җыр яздырган Айнур Латыйпов белән Темур Габидуллин да район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев