Мөслим яңа биеклекләргә омтыла
Отчет сессиясендә икътисадый үсеш динамикасы һәм социаль өлкәдәге казанышлар барланды.
Һәр ел тарихта эзен калдыра, уңышлар, матур эш-гамәлләр белән истә кала. Отчет сессияләре шушы эшләрне тагын бер кат барлап, яңа максат-бурычлар билгеләү өчен үткәрелә. Мөслим район Советының отчет сессиясендә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Сессиягә кадәр Васил Шәйхразыев Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә татар теле кабинетын, музейны карады, Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Кунак, мәктәптә эшләүче “Асылташ” балалалар театры эшчәнлегенә бәя биреп, укучыларның ихлас йөрәктән уйнауларын билгеләп үтте.
Мөслим муниципаль район Советының бишенче чакырылыш VI сессиясендә 2025 елдагы социаль-икътисадый үсешкә анализ ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Район башлыгы Альберт Хуҗин районда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
Узган ел тулай территориаль продукт күләме 12,6 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк, дигән сүз. Сәнәгать җитештерүе индексы – 108,5 процент.
2025 елда башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 6,3 млрд сум булган. Сәнәгать продукциясе күләме авыл хуҗалыгына 4 млрд сум туры килә. Район башлыгы төп сәнәгать предприятиесе дип “Агромастер” җитештерү компаниясен атады. Компания узган ел 2 млрд сумнан артык продукция реализацияләгән. Районда 511 эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шуларның 417се – шәхси эшмәкәр һәм 94 юридик зат. Әлеге секторда 2 302 кеше эш урыны тапкан.
Римма Афзалова фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 20 февраль саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев