Комиссия утырышы узды
Мөслим муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль комиссия утырышы узды.
Көн тәртибе буенча язгы ташуга әзерлек эшләре барышы каралды.
"Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Салихҗанов кышның бик карлы килүен һәм көннәр кинәт җылынган очракта, су күләме артып, шактый кыенлыклар тудырырга мөмкин булуын искәртте. Язгы чорда аеруча игътибар таләп иткән буалар, күп фатирлы йортлар, участоклар буенча эшне бу көннәрдә үк башлау мөһимлеген ассызыклады.
Трасса юлларында торба башларын ачу буенча эш башкарылып килә. Район үзәгендә кар сулары белән көрәшү өчен махсус бригада төзелде, техника әзер.
Урам юлларын саклап калу максатыннан шәхси хуҗалыклардан ихата каршы су юлы торбаларын вакытында ачып, чистартып тору сорала", - дип хәбәр итәләр район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев