Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Истәлек тактасы ачылды

Якташыбыз Марсель Бакировка Истәлек тактасы ачылды.

Мөслим авылының Пушкин урамында күркәм чара узды. Биредә күренекле галим, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм мәдәният хезмәткәре Марсель Бакиров яшәп киткән Пушкин урамының 10 йорты диварына истәлек тактасы куелды.  Чарада бер төркем язучылар, район җәмәгатьчелеге катнашты. Чараны ачып район башлыгы Альберт Хуҗин шундый күренекле якташыбыз булуы белән ихластан горурлану хакында җиткерде, якташыбыз Марсель Бакировка исәнлек, сәламәтлек теләде. Язучы Фоат Садриев та Мөслимнең шундый күренекле, талантлы шәхесләргә бай булуын билгеләп үтте. Марсель Бакиров якташларына аны шундый олылаулары һәм хөрмәтләүләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде. Чыгышлардан соң йорт диварына беркетелгән Истәлек тактасы ачылды.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев