Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Әбунә - 2026

Үзләре дә укый, балаларны да өйрәтәләр

“Миләшкәй” балалар бакчасы “Авыл утлары” газетасына коллектив белән язылды

Яртыеллык саен шулай: берсе дә калмый, коллектив белән языла миләшкәйлеләр. Коллективның күпчелеге альтернатив ысулны сайлый: редакциягә килеп язылалар һәм үзләре үк алып та китәләр.

– Кызларыбыз вакытлы матбугатка язылуның башлануы турында хәбәр итү белән газетага язылалар. Җомга саен, газетаны алып кайту белән, алып та бетерәләр! Безнең кызлар укырга ярата! Кызыклы китапларны да кулдан-кулга йөртеп укыйбыз, – ди “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова.

Үзләре дә укый, балаларны да укырга өйрәтә. Балалар бакчасына йөрүче нәниләрне 6-7 яшьтән, мәктәпкә әзерлек төркеменә күчкәч, хәрефләрне, авазларны танырга өйрәтәләр.

Бакчада укыту-методик кулланмалар да, күрсәтмә материаллар да җитәрлек. Тәрбиячеләр үзләре дә дидактик материаллар әзерли. Алай гына да түгел, балалар әти-әниләре белән бергәләп үзләре дә китаплар ясый. “Миләшкәй” бакчасында һәр төркемнең үз китапханәсе бар икән. Анда балалар өчен кызыклы китаплар тупланган.

Әти-әни укырга яраткан гаиләдә балалар да китап белән кызыксына, газета-журналлар алдыра, диләр. “Авыл утлары” газетасының даими әбунәчеләре дә шушы фикерне раслый: балачакларын искә алып, әти-әниләренең бик күпләп газета-журналларга язылулары турында сөйлиләр.

– Бала кечкенәдән китаплар белән танышып үсәргә тиеш. Әти-әниләр китап алып, бала белән өстәмә шөгыльләнгәндә, нәниләрдә укуга кызыксыну уятып була. Хәрефләрне өйрәтү дә тәрбияче һәм ата-ана белән берлектә алып барылса, яхшырак. Бу очракта балалар хәрефләрне тизрәк үзләштерә. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән экскурсияләргә чыкканда, алар урамнардагы һәр язуны, кибет исемнәрен укып баралар. Берсе шулай укый алгач, икенчесендә дә кызыксыну арта, – ди Ләйсән Харисова.

Римма Афзалова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев